news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Без өйдә эш турында сөйләшмибез

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе мәктәп укучыларына ничек ял итүе һәм эш өчен ничек итеп көч туплавы турында сөйләде.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иң яхшы ялны гаилә белән үткәрү дип саный. Бүген парламент дәресе барышында ул мәктәп укучыларына ничек ял итүе һәм эш өчен ничек итеп көч туплавы турында сөйләде.

“Ял вакытында бар нәрсәдән арынырга кирәк. Әгәр дә син самолетта очасың икән – йоклау яхшы, мин шуңа өйрәнеп киләм. Яраткан шөгылем - хобби бар, әмма аңа вакыт калмый. Гаилә һәм балалар – менә иң яхшы ял”, – дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы бүгенге парламент дәресендә катнашкан Казандагы 7нче гимназия укучысы Тимур Табакчи соравына җавап итеп.

“Өйдә без эш турында сөйләшмибез. Җәмәгатем белән 47 ел яшибез: килешеп куйдык - сәяси һәм башка эшләр турында сүз алып бармаска”, - дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе сүзләренчә, нәкъ менә гаиләң, балаларың, оныкларың белән аралашканда эш турында онытып торып, яңа көнгә көч туплыйсың. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, кайчак вакыт чыгып, ул яраткан шөгыле – балыкка баргалый. Күптән түгел генә тоткан 8,5 килограммлы балыгы белән горурлануын яшермәде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100