news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Без сайлаучының сәяси партияләр күптөрлелегендә үз таләпләренә туры килгәнен сайлавын телибез”

ТР парламенты сайлау бюллетеньнәренә “барысына да каршы” графасын кертүне хупламаячак

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин журналистларга сайлау бюллетеньнәренә “барысына да каршы” графасын кертүгә каршы булуының сәбәпләрен шәрехләп узды.

“Элек “барысына да каршы графасы”н кирәк дип саный идем. Ни өчен дигәндә, сәяси партияләр саны аз булган вакытта халык үз мәнфәгатьләренә, максатларына туры килгән партия таба алмый иде. Халыкның бюллетеньдәге партияләрнең барысына да каршы чыгуы җәмгыятькә үзенә күрә бер сигнал булып тора иде. Бүген исә Татарстанда сәяси партияләр палитрасы зур, минемчә, һәркемгә үз ихтыяҗларына җавап биргән партияне сайлау мөмкинлеге бар, шуңа күрә барысын да сызып ату партияләр өчен берникадәр мыскыллау кебек тә. Без сайлаучының сәяси партияләр күптөрлелегендә үз таләпләренә туры килгәнен сайлавын телибез”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул рәвешле, парламент рәисе әйтүенчә, “барысына да каршы” графасы Татарстан Республикасы парламентында, мөгаен, хупланмаячак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot