Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: "Без "Бердәм Россия" партиясенә - депутатларның күпчелегенә карата булган ышанычка бик җаваплы караячакбыз"
"Ничә мәртәбә сайлансам да, җаваплы кеше барыбер дулкынлана", - диде парламент башлыгы республиканың үзәк ММЧ журналистларына
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында янә парламент башлыгы итеп сайланган Фәрит Мөхәммәтшин яңа чакырылышта беренче матбугат конференциясендә журналистлар сорауларына җавап бирде. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Фәрит Мөхәммәтшинны Дәүләт Советы Рәисе вазифасына сайлануы белән тәбрикләде. Парламент башлыгы алдагы бишьеллыкка юнәлдерелгән уй-ниятләре белән уртаклашты.
"Парламент биш елга сайланды, безгә халык тарафыннан зур өметләр баглана, безнең өчен бу ышаныч бик кадерле. Без "Бердәм Россия" сәяси партиясенә, ягъни депутатларның күпчелегенә карата булган ышанычка бик җаваплы караячакбыз", - дип ышандырды Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул сайлау кампаниясе барышында, сайлаучылар белән күп санлы очрашуларда халыкның хакимияткә ышанычы сизелүен шәрехләп үтте. "Шушы ышанычны эшебез белән акларга кирәк. Бу Дәүләт Советының Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте белән үзара конструктив эшчәнлегенә бәйле булачак", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның фикеренчә, Татарстанда законнар сыйфаты буенча закон чыгару эше тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. "Минемчә, фракцияләр эшчәнлегенә, аларның абруена, фракцияләрнең утырышларда һәм комитетларда катнашуына игътибарны юнәлтергә, аларның партия җаваплылыгын арттырырга кирәк", - дип билгеләп узды парламент рәисе.
Спикер бүгенге көндә Украинадагы вәзгыятьнең, Ауропа илләренең Россиягә карата санкцияләре һәм Россиянең җавап рәвешендәге чараларының халык күңелендә борчу тудыруын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, очрашулар барышында бу темага сораулар күп яудырылган. "Бездән әлеге вакыйгаларның тискәре нәтиҗәләрен мөмкин кадәр киметүне үтенделәр. Без үзебезнең товар җитештерүчегә ярдәм итү, Татарстанда бюджет акчаларын сакчыл куллану, акционерлык җәмгыятьләрнең бюджетын экономияләү буенча чаралар күрәчәкбез. Үзебезнең закон чыгару инициативаларын Дәүләт Думасына үткәрү буенча элемтәләрне җайга салу зарур дип саныйм", – дигән фикерләрен җиткерде Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин янә ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына билгеләнүе уңаеннан хис-кичерешләре белән уртаклашты. "Ничә мәртәбә сайлансам да, ә җаваплы кеше барыбер дулкынлана, мин дә каушадым. Альтернатива нигезендә беренче тапкыр сайланмыйбыз, шулай да бу - зур җаваплылык. Миңа, сәяси оппонентыма караганда, әле бәлкем, авыррак та булгандыр, чөнки мин Татарстан парламентына һәм һәр депутатка нинди зур җаваплылык йөкләнүен яхшы беләм", - дип белдерде парламент җитәкчесе. Искәртеп узабыз: Дәүләт Советы Рәисе вазифасына ике кандидатура – "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм КПРФ партиясенең төбәк лидеры Хафиз Миргалимов дәгъва кылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз