news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» позицияләрен ныгыту мөмкинлекләре турында сөйләде

Парламент башлыгы Түбән Новгородта Идел буе төбәкара координация советы утырышында чыгыш ясады.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Идел буе төбәкара координация советы утырышында катнашты. Партиянең Татарстан бүлеге секретаре республикада «Бердәм Россия» позицияләрен ныгыту мөмкинлекләре турында сөйләде. Бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең Территориаль төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин сентябрьдә Татарстанда республика Президентын һәм җирле үзидарәнең закон чыгару органнары депутатларын сайлаулар булачагын искәртте. Аерым алганда, 7 723 муниципаль депутат сайларга кирәк булачак.

Татарстан «бердәмроссиялеләре» муниципаль хакимиятнең вәкиллекле органнарында үз позицияләрен саклап калырга һәм ныгытырга уйлый, дип өстәде парламент җитәкчесе. «Моның өчен барлык нигезләр дә бар, чөнки партиянең Татарстан бүлеге илдә - иң зуры. Анда 128 меңнән артык кеше исәпләнә. Моннан тыш, соңгы елда тагын 900 кеше кабул ителде», — диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, партия позицияләрен ныгыту адымы производстволарда профсоюзлар белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру булырга мөмкин. Мондый хезмәттәшлекне көчәйтү хезмәт коллективларының сорауларын оператив рәвештә мониторингларга һәм гражданнарның социаль иминлеге мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип ышана ул. «Партиянең Татарстан бүлеге мондый хезмәттәшлеккә әзер», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, аның фикеренчә, партиянең көндәлек эшчәнлегендә традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга басым ясарга кирәк. Мондый эшнең кирәклегенә Татарстанда парламент дәресе уздыруда катнашучы педагоглар игътибар итте.

«Бердәм Россия» Идел буе төбәкара координация советы утырышы Түбән Новгородта узды. Аны партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак үткәрде. Бердәмроссиялеләр партиянең алда торган сайлау кампанияләрендә катнашу стратегиясе турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100