news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе Бөгелмә бүлегенең ХХIV конференциясендә катнашты

Безнең барлык планнар да конкрет булырга һәм бөгелмәлеләрнең ихтыяҗларын истә тотарга тиеш, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәнең А.Батталов исемендәге Дәүләт рус драма театрында узган "Бердәм Россия" партиясе Бөгелмә бүлегенең ХХIV конференциясендә 137 делегат катнашты. Көн тәртибенә өч мәсьәлә куелган иде: "Бердәм Россия" партиясе Бөгелмә җирле бүлегенең V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча кампаниядә катнашуы, партиянең Бөгелмә бүлеге җирле бүлеге сәяси советы составындагы үзгәрешләр, әлеге җирле бүлеккә секретарь сайлау.

Сентябрь аенда Илдус Касыймов, үзеннән яңа эшкә күчү һәм яшәү урынын алмаштыру сәбәпле, партиянең Бөгелмә бүлеге секретаре вәкаләтләрен үзеннән алу турында гариза язган. Бөгелмә муниципаль районының элеккеге башлыгы сентябрь аенда ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. Хәзер ул ТР Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары булып тора.

Искәртеп узабыз: секретарь вазифасына «ТНГ-Групп» ҖЧҖнең маркетинг бүлеге башлыгы Денис Кислер һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров кандидатуралары тәкъдим ителгән иде. Секретарь итеп, яшерен тавыш бирү юлы белән, Линар Закиров сайланды.

"Бүген безгә тотрыклылыкны саклап калу, икътисад үсешен дәвам итү, социаль сәясәтне тормышка ашыру мөһим. "Бердәм Россия" халык күпчелеге партиясе санала һәм бу факт V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре белән дә расланды. Партиянең җирле сәяси бүлегенә тыныч тормыш булмаячак дип ышандырам.  Безнең барлык планнар да конкрет булырга һәм бөгелмәлеләрнең ихтыяҗларын истә тотарга тиеш", - дип мөрәҗәгать итте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларга.  

Үз чиратында, "Бердәм Россия" партиясе Бөгелмә бүлегенең яңа сайланган секретаре Линар Закиров: "Бу гамәлләр безнең шәһәр һәм районда эшләрне, кешеләрнең тормыш сыйфатын, шәһәрдәге атмосфераны яхшыртырга, бизнесны үстерергә тиеш", - диде.

Моннан тыш, конференциядә ТР Дәүләт Советы депутатларына кандидатларны сайлау кампаниясе барышы турында доклад та тыңланды. Сайлау кампаниясе беренче тапкыр җәй көне узды. Халык арасында агитация үткәрү кыенрак булды. Әмма сайлаучылар "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар белән актив аралышты. Халык белән күп санлы очрашулар үткәрелгән. Гражданнардан районны алга таба үстерү турында тәкъдимнәр җыелган. 

Конференция эшенә нәтиҗә ясап, Фәрит Мөхәммәтшин: "Теләсә кайсы җитәкчеләр алмашы элеккеге җитәкчеләрнең тәҗрибәсен файдаланып, үзеңнең энергия, белем, тырышлыгыңны файдаланып ниндидер яңалык кертүне максат итеп куя. Линар Закиров та искәрмә түгел. Ул актив, эшлекле кеше. Инде яхшы нәтиҗәләр бар. Иң мөһиме - ул Бөгелмә районын үстерү яклы. Аның перспектив планы булуы, социаль юнәлешле 2015 ел программаларына керер өчен республикабызның министрлыклары һәм ведомстволары белән актив хезмәттәшлек итүе мөһим. "Бердәм Россия" партиясе нәкъ шушы социаль юнәлешне хуп күрә", - диде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100