news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия”нең Генераль советы утырышында катнаша

16–17 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә булачак

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 16–17 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә булачак.
16 декабрьдә республика парламенты җитәкчесе мордва халкының Россия дәүләте халыклары белән берләшүенә 1000 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнаша. Утырыш РФ Премьер-министры Владимир Путин рәислегендә үтәр дип планлаштырыла.
Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәрендә республика гражданнары һәм муниципаль берәмлек органнары өчен актуаль мәсьәлә - аз составлы судларны бетерү һәм район судларын ныгыту буенча очрашуларда булачак. Парламент җитәкчесе РФ Президенты ярдәмчесе – РФ Президентының Дәүләт хокук идарәсе җитәкчесе Лариса Брычева һәм РФ Югары суды каршындагы суд департаментының генераль директоры Александр Гусев белән бу тема буенча фикер алышачак.
Икенче көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Территориаль төбәк бүлеге сәяси совет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Генераль советы утырышында катнаша, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot