news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» хезмәткәрләрен әзерләүдә КПСС тәҗрибәсенә таянырга тиеш

Мәскәүдә «Бердәм Россия» съезды ачылды, анда Татарстан делегациясе дә катнаша.

(Мәскәү, 7 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Бердәм Россия» беренчел оешмалар белән эшләү һәм партия хезмәткәрләрен әзерләүдә КПСС тәҗрибәсен кулланырга тиеш. Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко катнашындагы эшлекле иртәнге аштан соң шул хакта хәбәр итте.

«КПСС беренчел бүлекләр, партия эшчәнлеге өлкәсендә кадрлар әзерләүдә үзенең эш алымнары белән көчле иде. Без Татарстанда әлеге тәҗрибәне кулланабыз, һәм бу Сергей Кириенкода да зур кызыксыну уятты. Ул безне хуплады. РФ Юстиция министрлыгында 60тан артык партия теркәлгән һәм аларның барысы да «Бердәм Россия»нең сәяси оппонентлары. Безгә бу шартларда партия активын бик җентекләп сайларга һәм укытырга кирәк», - диде Мөхәммәтшин.

Ул соңгы губернатор сайлауларының нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия»нең төбәкләрдә кайбер төп позицияләрен югалтуын искәртте. «Бердәмроссиялеләр оттырды һәм аларның урынбасарлары – башка сәяси партия вәкилләре. Алар бүген әлеге төбәкләр белән ничек идарә итү, нәрсә эшләү турында уйлый», - дип искәртте «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе.

Бүген Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең XVIII съезды ачылды, анда 3,5 меңгә якын делегат һәм кунаклар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100