news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия” Генераль советы Президиумына сайлану – ышаныч күрсәтү

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе партия органындагы ротацияләргә бәяләмә бирде.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Мәскәүдә узган XVI съездында Генераль советка сайланды. Төбәк бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу уңайдан ул партия органында кадрлар ротациясенә бәяләмә бирде.

Мәгълүм булганча, “Бердәм Россия”нең Генераль советында җитди ротация булды. Хәзер 170 әгъзадан 100 кеше – яңа йөзләр.

“Генсовет составына Татарстаннан биш вәкил керде. Миңа партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе буларак, Генераль совет президиумына сайлау белән ышаныч күрсәтелде. Минемчә, бу безнең барлык дәрәҗәдәге сайлауларда да уңышлы эшчәнлегебез нәтиҗәсе. Бу, безнең партия оешмасы үз урынын табып, көч җыюн раслый”, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot