news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Генераль советы Президиумы утырышында катнашты

Генсовет президиумы утырышында РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» сайлау алды программасын әзерләү турында фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Генераль советы Президиумы утырышында катнашты
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 13 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы утырышында катнашты. Видеоконференция режимында утырышта сайлау алды программасын әзерләү һәм волонтерлык үзәкләренең эше турында фикер алыштылар. Бу турыда Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

COVID-19 авыруының янә «баш күтәрүе» нәтиҗәсендә бик күп кешеләр ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ. Шуңа күрә «Бердәм Россия» волонтерлык үзәкләре эше дәвам итә. Бу хакта партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак әйтте. Ул «Бердәм Россия» волонтерлар үзәкләренең бердәм бренды астында төрле иҗтимагый оешма һәм битараф булмаган гражданнарны берләштерергә тәкъдим итте, «аларның төп максаты — кешеләргә ярдәм итү».

Волонтерлар үзәкләре эшләү вакытында йөзләгән мең кешегә ярдәм итте, күпсанлы мөрәҗәгатьләр эшкәртелде. Мондый үзәк Татарстанда да эшләде.

Генсовет президиумы утырышында төп мәсьәләләрнең берсе РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» сайлау алды программасын әзерләү булды. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, партия программасының төп тематик юнәлешләре билгеле. Социаль гарантияләрне тәэмин итү, икътисадны модернизацияләү, яңа цифрлы технологияләр куллану, демократия механизмнарын киңәйтү аларның төп юнәлешләре булып тора.

Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Россия» Дәүләт Думасына-2021 сайлауларына Халык программасын формалаштыру турында белдерде. Документның төп нигезләмәләрендә соңгы берничә ай дәвамында төбәкләрдә халык белән фикер алышканда туган сораулар һәм тәкъдимнәр чагылдырылган. Программаны әзерләүдә Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, РФ Хөкүмәте әгъзалары катнаша.

Партия шулай ук төбәк башлыкларын, иҗтимагый берләшмәләрне, гражданнар активистларын, волонтерларны һәм галимнәрне программа эшенә катнашырга чакырачак. Бу, «Бердәм Россия» Рәисе Дмитрий Медведев әйтүенчә, программаны популизмнан коткарырга гына түгел, ә аны җитди фәнни базада төзергә дә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100