news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» электораль ярдәм тоя

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Рөстәм Миңнехановка Татарстан парламентына сайлау кампаниясенең барышы турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» электораль ярдәм тоя

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан «бердәмроссиялеләре», ТР Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан үз позициясен сайлаучыларга җиткерү өчен, татарстанлылар белән аралашуның төрле формаларын куллана. Халыктан наказлар җыю буенча «Минем депутат» проекты уңышлы тормышка ашырыла, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында очрашулар алып барыла. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнехановның хакимият партиясеннән Татарстан парламентына депутатлыкка кандидатлар белән очрашуында хәбәр итте.

«Сайлау кампаниясе финиш сызыгында. Гомумән алганда, без сайлап алынган тактика һәм стратегия тормышка ашырыла дип әйтә алабыз. Безгә бәйле булмаган объектив кыенлыклар булды, ләкин тулаем алганда, без электораль ярдәмне тоябыз. Республиканың яңа тарихында беренче тапкыр Дәүләт Советына сайлауларда җиде сәяси партия катнаша, ә «Бердәм Россия» 50 округның 41ендә тәкъдим ителде», – диде Мөхәммәтшин.

Партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе «Бердәм Россия» партиясенең федераль сәяси советы һәм Россия җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән популяр булмаган, әмма ил өчен бик мөһим булган карарларны гамәлгә ашыру өчен үз өстенә зур җаваплылык алуын искәртте. «Очрашуларда безгә катлаулы сорауларга җавап бирергә туры килә. Рөстәм Нургалиевич, сезнең актив позициягез һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән безнең сайлаучыларга әйтер сүзебез бар», - диде Мөхәммәтшин.

Үз чыгышында партиянең бүлек җитәкчесе республикада ишегалларын төзекләндерү, социаль мәсьәләләрне хәл итү белән бәйле мәсьәләләр калуын билгеләп үтте. Партия активистлары халык белән даими рәвештә очрашулар үткәрәләр, аларда бу мәсьәләләр буенча фикер алышалар. "Яшьләрнең шәһәргә китүе җирле халыкны борчый торган районнар бар, мондый мәсьәләләр Теләче, Аксубай, Яшел Үзән районнарында күтәрелә. Кешеләр тормышы белән бәйле иң авыр нокталар, бергәләп хәл итү юлларын табу өчен, сайлаучылар белән очрашуларда фикер алышалар», – дип ачыклык кертте Фәрит Мөхәммәтшин.

«Безнең ишегалды» кебек проектлар актив эшли. «Минем депутат» системасына 6 меңнән артык мөрәҗәгать керде.

Фәрит Мөхәммәтшин, халыктан наказлар җыеп, республика буенча йөрүче «мобиль кабул итү бүлмәләре» ролен аерым билгеләп үтте. Хәзерге вакытта алар Татарстан картасындагы 500дән артык урында булды. Төбәк бүлеге секретаре шулай ук республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә «Бердәм Россия» көннәре даими узуын искәртте.

«Илдә берничә ел дәвамында шундый эш алып барыла торган Татарстаннан тыш, мондый төбәк юк. Халыкка юридик һәм табиб ярдәме күрсәтелә, сәяси актив халык белән очраша, безнең эшләр, бурычлар турында сөйли», – дип ачыклык кертте Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына сайлау кампаниясе барышы турында фикер алышу өчен партия кандидатлары һәм җирле бүлек җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу Казанда «Московский» Мәдәният үзәгендә ачык диалог форматында узды.

«Бердәмроссиялеләр» кампания барышында гамәлгә ашырылган проектлар шул исәптән халык белән турыдан-туры элемтәнең һәм наказлар җыюның яңа формалары турында да сөйләде. Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге алдына кампания ахырына кадәр максималь санда очрашулар уздыру, тавыш биргәннән соң ук гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләрне анализлау һәм аларны үтәү бурычын куйды.

ТР Дәүләт Советына көзге сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак. Анда берничә сәяси партия, шул исәптән парламентларның «Бердәм Россия», «Гадел Россия», КПРФ, ЛДПР партияләре катнашачак. Моннан тыш, ТР Үзәк сайлау комиссиясе « Россия пенсионерларының социаль гаделлек өчен партиясе», «Россия коммунистлары», «Үсеш партиясе» кебек парламентныкы булмаган партияләр исемлеген теркәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100