news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: "Бердәм Россия" 2015 елгы сайлау алды кампаниясенә керешә"

ТР Президентын сайлау һәм җирле Советка сайлаулар бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә, уздырылачак

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы утырышы узды. Чарада "Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 2015 елгы сайлау кампаниясендә катнашуы булды. Бердәм тавыш бирү көнендә, киләсе елның 13 сентябрендә, Татарстанда республика Президентын сайлау һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар булачак.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, агымдагы елның сентябрь аенда узган V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар партиягә теләктәшлек һәм халык тарафыннан хакимияткә булган ышанычны күрсәтте. "Бу бик зур, бик җитди җаваплылык, бигрәк тә җитди сайлау кампанияләре көткән 2015 ел алдыннан. Безгә эшне дәвам итәргә кирәк, ирешелгәннәр белән генә кул кушырып утырырга ярамый. Без алга барырга тиеш", - диде республика парламенты спикеры.

Ф.Мөхәммәтшин закон нигезендә Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә муниципаль советларга сайлаулар катнаш системада узачак, дип билгеләп үтте: депутатларның яртысы бер мандатлы окрулар буенча сайланса, яртысы - партия исемлекләре буенча. Калган округларда сайлаулар бер мандатлы системада узачак. ТР Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, җирле үзидарә органнарына кандидатларны хәзер үк билгеләү зарур.

Утырыш азагында партиянең сайлауларда катнашуы һәм праймериз әзерләү хакында карар кабул ителде.

"Без стратегик һәм тактик карар кабул итәбез: безнең партия төбәк оешмасы 2015 елгы сайлау алды кампаниясенә керешә. Җирле сайлаулар буенча да, Татарстанның югары вазифаи заты - ТР Президентын сайлау буенча да. Без катнашачакбыз", - дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.  

 Фотосурәт tatarstan.er.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100