news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Белоруссиянең Россиядәге Илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесен кабул итте

Очрашуда киләчәктә республикалар арасында үзара хезмәттәшлек, парламентара элемтәләр хакында сөйләштеләр.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ").  Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Белоруссиянең Россиядәге Илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесе Олег Исаевны кабул итте. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда киләчәктә республикалар арасында үзара хезмәттәшлек, парламентара элемтәләр хакында сөйләштеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның  Белоруссия төбәкләре белән актив хезмәттәшлек итүче Россия субъектларының берсе булуын әйтеп узды. «Россия белән Белоруссия арасындагы дустанә күршелек мөнәсәбәтләре, соңгы елларда аеруча активлашып киткән төбәкара элемтәләр һәр ике ил өчен дә файдалы», - дип саный республика парламенты башлыгы.

Татарстан белән Белоруссия – күптәнге партнерлар. Хәзерге вакытка товар әйләнеше елга 1 млрд. доллардан күбрәк.

  • Минскида Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиллеге эшли. 2011 елда Казанда Белоруссиянең Россиядәге илчелегенең бүлеге ачылды.

Олег Исаев ТР Дәүләт Советы Рәисенә Казанның "Мир" кинотеатрында Белоруссия киносы атналыгы узуын хәбәр итте. Казан киносөючеләре Белоруссия кинематографиясе яңалыклары белән кызыксына, диде ул.

Моннан тыш илчелекнең Казан бүлеге җитәкчесе Белоруссия хакимиятенең киләсе елда Казанда Белоруссия Республикасы азат ителүгә 75 ел тулу уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында истәлекле чаралар үткәрү теләге барлыгын җиткерде.

Очрашу ахырында Олег Исаев Фәрит Мөхәммәтшинга, Россия һәм Белоруссия төбәкләренең бишенче форумында шәхси катнашуы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен,  Белоруссия Республикасы Милли җыены рәисе Михаил Мясниковичның Рәхмәт хатын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100