news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Башка сәяси партияләрдән калган тавышларны безгә бирмәделәр”

Тавышларның бер өлеше РФ ҮСК законы буенча башка өлкәләргә бирелде.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Тавышларны яңадан санау нәтиҗәләре буенча яңа Дәүләт Думасында Татарстан вәкиллеге 1 кешегә киметелде. Хәзер Татарстаннан булган депутатлар корпусы 15 парламентарийдан гыйбарәт. Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аңлатма бирде.

“Мин, Татарстанның 10 мандаты бар, дигәндә, әле санау процедурасы бара иде, һәм без 9,4 мандат алдык. Ләкин Үзәк сайлау комитетында тавышларны яңадан санауның үз формуласы. Без 10 мандатка дәгъва иттек, әмма кичә сәгать 11дә (кичке 11дә. – Т-и.) соңгы нәтиҗәләр чыгарылды. Һәм безгә башка сәяси партияләрдән калган тавышларны бирмәделәр. Аларны проценты бераз кимрәк булганнарга өстәделәр. Әйтик, бездә 9,4 иде, ләкин мандат бәясеннән 2,8 яисә 2,7 кеше исәпләнгәннәре дә булды. Һәм, билгеле, закон буенча ул тавышларны, аерым алганда, Санкт-Петербургка бирделәр. Дмитрий Медведев шулай ук үзенең мандатын Байкал аръягы округы вәкиленә бирде. Шул рәвешле, хәзер Дәүләт Думасында Татарстаннан 9 депутат була. Бер мандатлыларны да санап, алар 15кә җыела. Бу зур армия һәм безнең партия оешмасының лаеклы җиңүе”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100