news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсе районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачты

Республика Хөкүмәте районның социаль инфраструктурасын яңарту өчен бөтен көчен куя, дип искәртте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсе районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачты
Егор Никитин

(Балык Бистәсе районы, 26 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанның Балык Бистәсе районы Масловка бистәсендә яшәүчеләрне яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты кабул итә башлады. Медицина объектын ачуда «Бердәм Россия көне» кысаларында муниципалитетта булган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Тантана башланыр алдыннан Татарстан парламенты башлыгы чарада катнашкан авыл халкына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, шулай ук әлеге медицина объектының Балык Бистәсе районында ачылган 11нче яңартылган фельдшер-акушерлык пункты булуын искәртте.

«Район ел саен республика үсешенә зур өлеш кертә. Шунлыктан ТР Президенты һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары районның социаль инфраструктурасын яхшырту өчен даими тырышлык куя. Бүген Масловка бистәсендә ачылган яңа фельдшер-акушерлык пункты – шуның ачык нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, хәзер җирле халыкка беренчел медицина ярдәме алу өчен район үзәгенә баруның хаҗәте юк. Яңа фельдшер-акушерлык пунктында кан басымын үлчәргә, кандагы шикәр күләмен белергә, башка процедуралар үткәрергә мөмкин. Җирле инфраструктураны үстерү моның белән генә төгәлләнмәячәк, дип ышандырды ТР Дәүләт Советы Рәисе.

«Балалар бакчасын төзекләндердек, юллар төзү буенча да планнар бар. Эшләр алга таба да дәвам итәчәк», - дип сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Масловка фельдшер-акушерлык пункты 830 кешегә хезмәт күрсәтә. Ул беренчел медицина-санитар ярдәмне модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Аны сафка бастыруга республика бюджетыннан 2,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100