news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Балтачның яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесен тәнкыйтьләде

Дәүләт Советы рәисе районның җирле проблемаларын район советы депутатлары ярдәмендә хәл итәргә өндәде.

Фәрит Мөхәммәтшин Балтачның яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесен тәнкыйтьләде
baltasi.tatarstan.ru

(Балтач, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинны үз эшенә тәнкыйди карарга өндәде.

Җитәкче Европадагы спорт ярышларын телевизордан карый алмауга зарланды. "Рөстәм, бүген карый алмыйбыз, ә иртәгә нишләрсез? 30 июньнән цифрлы телевидениегә күчәбез. Рамил, (район башлыгы Рамил Нотфуллин - ТИ) бурычларны куясың, үзегез дә кыймылдагыз. Чаңгыга акча бир, телевизорга бир. Бюджеттагы үз өлешегез нибары 19 процент. Калганы - Алладан..." - диде Дәүләт Советы рәисе.

Бүлек җитәкчесе Дәүләт Советы рәисенә башка проблемаларны хәл итүне дә сорап мөрәҗәгать итте. "Фәрит Хәйруллович, күңелне борчыган бер мәсьәлә бар. 18 яшькә кадәрге яшьләр белән мәктәп эшли. 35 яшькә кадәргеләр белән эшләүче юк. Кем алар белән эшләргә тиеш?" - дип сорады ул Дәүләт Советы рәисеннән.

"Утырышта депутатлар белән карар кабул итегез. Казаннан сезгә кеше китериммени?" - дип сорады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бүлек җитәкчесенең штатында ничә кеше эшләве белән кызыксынды. "Ике кеше" дигән җавап ишеткәч, шушы сессиядә үк бер кешене яшьләр белән эшләүче итеп билгеләргә тәкъдим итте.

Рөстәм Заһидуллинның: "Шәп булыр иде ул", - дигән җавабыннан утырышта катнашучылар дәррәү көлде. Фәрит Мөхәммәтшин та зал белән бергә көлде һәм җитди итеп дәвам итте: "Шәп булыр иде, дип... Сезнең мәсьәлә бит ул! Әйдәгез, егетләр, асылынып йөреп кенә булмый. Президентка хат язып сорап кына. Кешесен дә табып бирикме?"

"Кешесен табып була, финанс мәсьәләсе генә", - диде Рөстәм Заһидуллин. "Менә керемеңне арттырсаң, район бюджетына шул акчадан шушы район башлыгы хезмәт хакын бирә ала. Күп тә кирәкми анда. Әйдәгез, өйрәнегез", - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан кадәр дәрәҗәдә спорт объектларына акча биргән бүтән төбәк юклыгын, районның да актив эшләргә тиешлеген әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot