news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Балкыш” фестивале рухи традицияләрне саклый

Дәүләт Советы Рәисе ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивален оештыру комитеты утырышын үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Балкыш” фестивале рухи традицияләрне саклый
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). «Балкыш» фестивале рухи традицияләрне сакларга ярдәм итә. Бу чараның максаты үзенчәлекле, бәһасез. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивален оештыру комитеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

“Балкыш” фестивале ике елга бер тапкыр уза. Ул Татарстан Президенты, муниципаль район һәм җирле хакимият башлыклары , министрлыклар һәм ведомстволар ярдәме белән уза.

“Татарстанда яшәүче халык вәкилләренең милли костюмнарда сәхнәгә чыгып халык җырларын, биюләрен башкарулары, үз мәдәни калоритларын тәкъдим итүләре куандыра. Шулай итеп без рухи традицияләрне саклыйбыз. Бу юнәлештә “Балкыш”ның өлеше бәһасез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot