Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: “Балкыш” фестивале – буыннарны очраштыра торган рухи бәйрәм ул”
“Балкыш” III Республика ветераннар (пенсионерлар) үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты булды
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында “Балкыш” III Республика ветераннар (пенсионерлар) үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты булды. Фестивальдә катнашучыларны, тамашачыларны һәм оештыручыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе, шулай ук фестивальне оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Гала-концерт алдыннан республика ветераннар оешмасы җитәкчесе Хәбир Иштирәков быелгы фестивальнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган булуын һәм гала-концертка жюри тарафыннан 95 номер сайлап алынуын хәбәр итте. Ул фестивальне оештыруга ярдәм иткән өчен республика җитәкчеләренә, шәһәр һәм районнар башлыкларына рәхмәт белдерде.
Ветеран башкаручылар һәм тамашачылар алдында чыгыш ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фестивальнең бик күп кешеләрне берләштерүен ассызыклады. “Яшьләргә үзегезнең эчке дәртегезне тапшыруыгыз, аларга рухи үрнәк күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә, - диде ул ветераннагра мөрәҗәгать итеп. – Фестиваль буыннарны очраштыра торган рухи бәйрәм булып тора. Үзенең күп кешеләрне берләштерүе, бәйрәм рухы белән “Балкыш” Татарстанда Мәдәният елы программасын тагы да баетты, бизәде”.
Фестивальне оештыру комитеты җитәкчесе быел анда Татарстан халыклары ассоциациясенең дә катнашуын билгеләп үтте.”Безнең республикада бик күп халыклар вәкилләре тыныч һәм дус яши, - диде ул. – Аларның һәркайсының үзенчәлекле мәдәнияте бар, шуңа күрә безнең фестивальнең бизәге булдылар. Алар бездән өйрәнә, без – алардан”.
Ветераннарның иҗтимагый тормышта катнашуы өчен Татарстанда шартлар тудырылуны телгә алып, Фәрит Мөхәммәтшин фестивальдә катнашучыларга үткән сайлауларда автивлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Халыкның хакимияткә ышаныч күрсәтүе безнең өчен бик мөһим, - диде ул. – Бердәмлек республикага киләчәктә дә уңышлы үсү мөмкинлеге бирә”.
Гала-концертны шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева карадылар.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шул хакта хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз