news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Балкан дәүләтләренең барысы белән дә парламентара хезмәттәшлек дәрәҗәсен үстерергә кирәк”

Словения белән Татарстан парламентлары элемтәләрен ныгыту мәсьәләләре хакында сүз булды

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Кичә, 14 апрель көнне, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Словения Республикасына шәхси сәфәре кысаларында, РФның әлеге республикадагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Доку Завгаев белән очрашты.

Очрашу илчелек инициативасы белән оештырылды. Аның барышында, Фәрит Мөхәммәтшин ТРның Словения бизнес-партнерлары белән сәүдә-икътисад, фәнни-техник, гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлегенә ярдәме өчен дипломатка рәхмәт белдерде.

Сөйләшү вакытында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә делегациянең узган елның декабрендә Словения Республикасына килгәч төзелгән килешүләрнең перспективалары, Татарстан һәм Словения ведомстволары арасында имзаланган меморандумнарның гамәлгә ашырылуы хакында да сүз алып барылды. Ике республиканың парламентлары элемтәләрен ныгыту мәсьәләләре хакында да фикер алышу булды.

Очрашу нәтиҗәләре хакында телефон аша хәбәр иткән Фәрит Мөхәммәтшин: “Безнең партнерларның — парламентарийлар, бизнесменнар, фән һәм җәмәгать эшлеклеләренең — Татарстан белән төбәк хезмәттәшлеген алга таба үстерергә кызыксынуы бар. Безгә Балкан дәүләтләренең барысы белән дә парламентара хезмәттәшлек дәрәҗәсен үстерергә кирәк”,- диде.

Бу хакта ТР закон чыгару органының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100