news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең эш сыйфатына канәгатьсезлек белдерде

Волейбол спорт мәктәпләре җитәкчеләре һәм тренерлары өчен оештырылган семинарда ТР парламенты башлыгы тренер кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә кагылды.

Фәрит Мөхәммәтшин балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең эш сыйфатына канәгатьсезлек белдерде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин волейболчыларны әзерләү буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең эш сыйфатына канәгатьсезлек белдерде. Ул хакта парламент башлыгы һәм республика Волейбол федерациясе президенты волейбол буенча спорт мәктәпләре җитәкчеләре һәм тренерлары өчен оештырылган семинарда җиткерде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республикада яхшы матди-техник база булдырылган, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре челтәре бар. «Әмма Татарстан Волейбол федерациясе президенты спортчыларны, югары класслы осталарны әзерләү буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең эш сыйфатына канәгатьсезлек белдерде», – дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Без хөкемдар кадрлар әзерләү белән җитди шөгыльләндек. Хәзер волейбол өчен тренер кадрлар әзерләү мәсьәләсе килеп басты. Алар волейбол үсеше системасында мөһим звено булып тора», – диде республика парламенты башлыгы.

Ул май аенда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә республика спорт мәктәпләре җитәкчеләре һәм тренерлары өчен квалификация күтәрү курслары оештырылачагын хәбәр итте.

«Бу тренерларга көндәшлелеккә сәләтле булырга һәм спортчыларны әзерләүдә соңгы эшләнмәләрне һәм методикаларны белергә мөмкинлек бирәчәк», - дип ышаныч белдерде Мөхәммәтшин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100