news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Балалар һәм оныклар сугыш хакындагы дөреслекне дөньяга ишеттерергә тиеш

Татарстан Дәүләт Советы рәисе, депутатлар һәм ветераннар Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләрне искә алып чәчәкләр салды.

Фәрит Мөхәммәтшин: Балалар һәм оныклар сугыш хакындагы дөреслекне дөньяга ишеттерергә тиеш
Александр Эшкинин
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Бүген Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләрне искә алып чәчәкләр салды. Аның белән бергә тантаналы чарада Татарстан депутатлары, шәһәр хакимияте вәкилләре, ветераннар, шулай ук Казан мәктәпләрендә укучылар һәм кадетлар катнашты.
 
Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган хәрбиләр Архангел зиратының үзәк өлешендә җирләнгән. Биредә 1,6 мең хәрбинең исеме мәңгеләштерелгән, хәтер стелалары урнаштырылган. 
 
Татарстан Дәүләт Советы рәисе, депутатлар һәм ветераннар Архангел зиратында «Сугышчы» монументына һәм истәлек билгесенә – «Бу урында сугышта алган яралардан Казан госпитальләрендә үлгән чит ил хәрбиләре җирләнгән» дигән сүзләр уеп язылган ташка чәчәкләр салды.
 
 
«Үлемсез полк» та, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү белән бәйле башка вакыйгалар да тәрбияви, патриотик характерга ия. Җиңүнең 72 еллыгы – әлеге бөек хәтер халкыбыз күңелендә яши һәм буыннан буынга тапшырылып килә. Зур шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да каберләр, обелисклар тәртипкә китерелә. Бу – халкыбызның бөек хәтере, киләчәк буыннар, Ватаныбыз, илебезнең якты киләчәге хакына башларын салган батырларга ихтирам билгесе. Яу кырында һәлак булганнарның истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр! Балаларыбыз һәм оныкларыбыз Бөек Ватан сугышы хакындагы дөреслекне бөтен дөньяга ишеттерергә тиеш», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100