Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин «Балалар илне ясый» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
Казанда республика телевизион бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.
(Казан, 22 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда «Балалар илне ясый» республика телевизион бәйгесе җиңүчеләрен атадылар. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 12 мәктәп укучысы җиңде. Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
«Бу бәйге 14 нче тапкыр уздырыла инде. Ул зур популярлык казанды һәм катнашучылар саны елдан-ел арта. Бу ел истәлекле — без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгелибез. Ә бүген илебез Россия Федерациясе флагы көнен бәйрәм итә», — диде җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында парламент башлыгы.
Бәйгедә катнашучылар үз эшләрендә республика тарихын, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының батырлыгын чагылдырган, дип белдерде ул.
«Әлеге иҗади бәйге аша без талантлы балаларны билгелибез. Һәм аларның әсәрләре аша бездә гаҗәеп балалар үсеп килүен аңлыйбыз. Җиңүчеләрне тәбриклим. Республикада барысы да иртәгәсе көнне кайгыртып, Татарстаныбызның уңышлары өчен эшләнә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз