news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Балалар хосписының попечительләр советы булырга тиеш дип уйлыйм”

Татьяна Ларионова Балалар хосписының попечительләр советы эшчәнлегендә катнашу ниятен җиткерде

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова Казанда Балалар хосписының попечительләр советына керергә теләк белдерде. Бу ниятен ул бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында җиткерде.

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга билгеләп узганча, республикада, үзләренең тәкъдиме буенча, депутатларның картлар, ятимнәр йортларына, ветераннар яши һәм дәвалана торган оешмаларга беркетелүе күркәм традициягә әйләнде. “Депутатлар попечительләр составына кереп, бу эшне тәртипкә сала, тотрыклыландыра. Шул ук вакытта кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә: вакытлы матбугатка яздыру, учреждение китапханәләренә китаплар бүләк итү һәм башкалар. Балалар хосписының попечительләр советы булырга тиеш дип уйлыйм. Депутат Татьяна Ларионова әнә шул советка керергә теләк белдерде”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова ТР Дәүләт Советы депутатларының Татарстанда попечительләр һәм күзәтчелек советлары эшчәнлегендә катнашуы турында сөйләп, дүртенче чакырылышта да Дәүләт Советы депутатларының ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль юнәлешле учреждениеләренә беркетелгәнен искәртеп үтте. “Яңа чакырылышта башка учреждение җитәкчеләренең мөрәҗәгате белән бәйле рәвештә, картлар һәм инвалидлар интернатларында гына түгел, ә балалар йортлары, балигъ булмаган ятимнәр, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен социаль тернәкләндерү үзәкләренең, Республика балалар йортының попечительләр советларына да депутатларны беркетү күздә тотыла”, - дип белдерде ул. С. Захарова билгеләп узганча, попечительләр советы эшчәнлеге бюджет учржедениеләрендә устав эшчәнлеген тәэмин итү, матди-техник базасын ныгыту, социаль ярдәм күрсәтү һәм төрле мәсьәләләрне хәл итү максаты белән гамәлгә ашырыла. “Депутатлар матди ярдәмне генә түгел, контроль функцияләрен дә үз өстенә алсын иде”, - дигән теләктә калды Светлана Захарова.

Татьяна Ларионова Балалар хосписын да депутатлар попечительләр советы эшчәнлегендә катнашырга мөмкин булган оешмалар исемлегенә кертүне сорады. “Бу республикада бик катлаулы язмышка дучар булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүче бердәнбер оешма”, - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин аның фикерен җөпләп: “Хоспис – үтә дә мөһим социаль объект. Сезнең инициативагызны хуплыйбыз. Бу объектны күзәтчелектә тотуыгызны сорыйбыз”, - диде.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында хакимият органнары белән бергә депутатларның социаль юнәлешле оешмаларның попечительләр советы эшчәнлегендә актив катнашырга теләвен ассызыклады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100