news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин бакчачылык җәмгыятьләрендә торакка ревизия ясарга тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Мәскәүдә узган Россия закон чыгаручылар Советы президиумы утырышында катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин бакчачылык җәмгыятьләрендә торакка ревизия ясарга тәкъдим итте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә төзелгән торакка ревизия үткәрергә кирәк. Бүген Мәскәүдә Россия закон чыгаручылар Советы президиумы утырышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул турыда әйтте. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бакчачылык җәмгыятьләрен закон нигезендә җайга салуга килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин үз территорияләрендә төзелгән торакка ревизия үткәрергә кирәк дип саный», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе билгеләп үткәнчә, дача корылмаларында пропискага кертелгән гражданнар саны арта. «Тик анда чынлыкта нәрсә төзелә? Архитекторлар бу процесста катнашмый, чөнки әлеге территория генпланнан читтә тора. Шуңа да карамастан, кирәкле инфраструктура – канализация челтәрләре, хастаханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр төзү мәсьәләсе тиздән бик кискен булачак. Законнардагы яңалыклар үзен көттермәс дип уйлыйм», – диде ул.

Бүген Мәскәүдә Россия закон чыгаручылар Советы президиумы утырышында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында балаларның иминлеген тәэмин итү һәм бакчачылыкны закон нигезендә җайга салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100