news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия "Яшь чемпион" волейбол турнирын ачты

"Яшьтән үк спорт белән шөгыльләнеп, зур уңышларга ирешергә мөмкин", - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты.

Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия "Яшь чемпион" волейбол турнирын ачты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия "Яшь чемпион" волейбол турнирын ачты. Казанда Үзәк стадионында 2003-2004 елгы егетләр арасында волейбол буенча Бөтенроссия турниры башланды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат үзәге хәбәр итте.

Турнирда катнашучыларны, оештыручыларны һәм җанатарларны сәламләп, Татарстан Волейбол федерациясе президенты "Яшь чемпион"ның Россиядәге бик популяр спорт чарасына әверелүен билгеләп үтте.

"Белгәнегезчә, Казан илебезнең спорт башкаласына әйләнде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Безнең республикада спортка игътибар бик көчле. Бигрәк тә волейбол белән мавыгу көчле. Барыгызга да мәгълүм "Зенит-Казань" һәм "Динамо-Казань" волейбол клублары иң дәрәҗәле халыкара һәм бөтенроссия титулларына ия булды. Бездә студентлар, ветераннар, балалар арасында да, предприятиеләр һәм районнар арасында да ярышлар оештырыла, пляж волейболы популарлаша бара. Шул ук вакытта яшь спортчылар әзерләүгә дә күп көч куела. Минемчә, яшьтән үк спорт белән шөгыльләнеп, зур уңышларга ирешергә мөмкин. Ә ул уңышларның иң мөһиме, әлбәттә, сәламәтлек, көч һәм яңа уңышларга омтылыш. Уңышлар сезгә, яшь дуслар!"

Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Балалар спорты" дигән федераль проектның Татарстандагы координаторы Ольга Павлова спортчыларга уңышлар һәм матур җиңүләр теләде. "Бүген спорт белән шөгыльләнү безнең илдә модага керде, - диде ул. - Илебезнең яшь буынының спортка тартылуы безне куандыра. Һәркайсыгызның шәхси җиңүе бөек ватаныбыз уңышларына керткән өлеше бит ул".

29 февральгә кадәр барачак турнирда Казан, Мәскәү, Уфа, Кострома, Зеленоград һәм Обнинск командалары катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100