Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бөтенроссия җирле үзидарә советының Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегенә югары бәя бирәсем килә”
Ул Бөтенроссия җирле үзидарә советы төбәк бүлегенең киләсе елда узачак сайлауларда депутатлыкка кандидатлар әзерләүдә актив катнашырга тиешлеген ассызыклады
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Бөтенроссия җирле үзидарә советы” ҖЧҖ Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлегенең хисап-сайлау конференциясе узды. Анда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Конференциядә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.
“Бөтенроссия җирле үзидарә советының Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегенә югары бәя бирәсем килә”, - дип мөрәҗәгать итте ул делегатларга. Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия җирле үзидарә советының Татарстан төбәк бүлегенә 2006 нчы елда нигез салынуын, 8 ел эчендә аның 39 җирле бүлеге булдырылуын һәм төбәк бүлегенең барлыгы 684 әгъзасы исәпләнүен билгеләп узды.
“Миңа берничә тапкыр Федерация Советында, Россия Президенты Аппаратында, Дәүләт Думасында да җирле үзидарә проблемалары белән шөгыльләнә торган белгечләр белән очрашырга туры килде. Әлеге иҗтимагый оешма эшчәнлеге, тулаем алганда, инициативалылыгы һәм актуаль мәсьәләләр куя белүе белән һәрвакыт югары бәяләнеп килде”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе сайлап алу циклы кысаларында, Татарстан гражданнарын 2015 нче елда республиканың барлык 959 муниципаль берәмлегендә депутатлар корпусын сайлау, ТР Президентын сайлау кебек вакыйгалар көтүен искәртеп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларны үткәрү датасы буенча бәхәсләр дәвам итүен, аны сентябрьдән августка яки бөтенләй мартка күчерү турында тәкъдимнәр яңгыравын билгеләп узып, мөгаен, аны үткәрү вакыты үзгәрмәс, сайлаулар 13 нче сентябрьдә узар, дип фаразлады. Аның сүзләренчә, агымдагы елның 14 нче сентябрендә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау вакыйгасының бик уңышлы узуы белән без федераль дәрәҗәдә өлге булып торабыз.
Спикер сайлау кампаниясен оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. “Моңа кадәр беркайчан да халык белән бу кадәр күп санлы очрашулар уздырган юк иде. Барлыгы 1,5 меңнән артык очрашу үткәрелде, барлык җирлекләрдән 2,5 меңләп тәкъдимнәр килеп иреште”, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул якын арада федераль, төбәк һәм җирле вәкаләтләр аерым билгеләнгән документ әзер булачагын әйтте. “Халык күтәргән иң актуаль мәсьәләләрне, бюджет кытлыгына карамастан саклап калырга ниятләнгән программаларга кертергә тырышачакбыз”, - дип белдерде ул.
Парламент башлыгы 2015 нче елның сәяси яктан бик эчтәлекле булачагын искәртеп узды. “Киләсе ел мөһим, бик җитди ел”, - дип ул муниципаль берәмлекләрнең башлыкларын, республика Президентын сайлап кую, ТАССРга 90 ел тулу, дәүләт булып оешуыбызның 25 еллыгы, парламентның 20 еллыгы кебек даталар көтелүен санап үтте. Дәүләт Советы Рәисе халык белән очрашулар традициясен саклап калырга өндәде. “Халык хакимиятнең ачык булуына күнеккән, алга таба да шулай булырга тиеш, гражданнар үз җирлекләрендә түрәләрне күреп торырга тели”, - дип басым ясап әйтте ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия җирле үзидарә советы төбәк бүлегенең киләсе елда узачак сайлауларда депутатлыкка кандидатлар әзерләүдә актив катнашырга тиешлеген ассызыклады. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә якынча 8,5 меңләп җирле үзидарә депутаты исәпләнә. “Бу - олы Армия: аларга үз җирлекләрендә теге яки бу проблемаларны хәл итү ышанып тапшырылган. Бөтенроссия җирле үзидарә советы активистлары сафыннан хәзердән үк сайлау кампанияләрендә катнаша алырлык затларны сайларга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин чыгышыннан соң, мандат, редакцион, санау комиссияләре составы расланды.
“Бөтенроссия җирле үзидарә советы” ҖЧҖ Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлегенең 2010 нчы елның декабреннән 2014 нче елның октябренә кадәр эшчәнлеге турындагы хисапны шушы чорда аның рәисе булып торган Василий Логинов тәкъдим итте. Ул Бөтенроссия җирле үзидарә советының Татарстан төбәк бүлеге әгъзаларының хисап чорында актив эшчәнлеген билгеләп үтте. “Җирле үзидарә органнарын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү бурычын киләчәктә дә хәл итү зарур. Җирле үзидарә депутатлары өчен семинарлар оештыру әһәмиятле. Безгә иҗтимагый оешмалар, барлык дәрәҗәдәге депутатлар корпусы белән хезмәттәшлекне ныгытуга игътибар юнәлтергә кирәк”, - дип билгеләп узды В. Логинов докладында.
Бүгенге конференциядә “Бөтенроссия җирле үзидарә советы” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлеге советына яңа рәис сайланды. Ул - ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз