news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бүген ниндидер оешманың, гражданнарның заманча мәгълүмати мөмкинлекләрдән мәхрүм калуын күз алдына китерүе дә кыен”

Парламент җитәкчесе ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының республика үсешенә саллы өлеш кертүен ассызыклады

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының, шушы өлкәдә эшләүче белгечләрнең республиканың социаль-икътисади үсешендә тоткан урыны бик зур. Алар бик җаваплы бурычны хәл итә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең “IТ-парк” технопаркында узган киңәйтелгән утырышында әнә шул хакта ассызыклап узды.

2014 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм агымдагы 2015 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышта РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, "Ростелеком" ААҖ президенты Сергей Калугин, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында эшләүчеләрнең республика үсешенә саллы өлеш кертүенә басым ясады. “Вакыт бик тиз алга бара, мәгълүмати кырда да без бик күпкә алга киттек. Әле кичә генә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен телефон элемтәсе урнаштыру мәсьәләләрен авырлык белән хәл итеп, телевизор начар күрсәтүе турында тәнкыйть сүзләрен ишетеп торсак, бүген карагыз ничек алга киттек”, - дип билгеләп узды парламент башлыгы. Ул ассызыклаганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу мәсьәләдә сәяси ихтыяры булмаса, федераль министрлыкны якташыбыз Николай Никифоров нәкъ кирәк вакытында җитәкләмәсә, Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тырышлык куймаса, тиз арада бер фикерле булган көчле команда тупланмаса, мондый җиде мильле адымнар белән бара алмас идек.

Фәрит Мөхәммәтшин коммуникацияләр, заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының барлык ведомстволарны берләштерүче министрлык булуын шәрехләп үтте. Бүгенге коллегиягә күп кенә министрлык һәм ведомство башлыкларының кызыксынып килүе шул хакта сөйли.

“Бүген ниндидер оешманың, гражданнарның заманча мәгълүмати мөмкинлекләрдән мәхрүм калуын күз алдына китерүе дә кыен. Бәхеткә, моны Хөкүмәт программасы нигезендә компьютер серләренә төшенгән әби-бабайлар да күз алдына китерми, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул районнарда махсус курсларда өлкән буын вәкилләренең компьютер технологияләрен өйрәнергә теләве хөрмәт уятуын билгеләп үтте. - Сезгә бу ник кирәк соң, дигән сорауга, алар без коммуналь хезмәтләр өчен дә, штрафларны да өйдән чыкмыйча гына түли алабыз бит, ерактагы туганнар белән скайптан да аралашырга мөмкин, дип җавап бирәләр. Әле югары тизлекле WI-FI кертсәләр иде тизрәк, дип тә әйтәләр. Менә сиңа XXI гасыр!” - дип, әлеге өлкәнең социаль әһәмиятенә игътибарны юнәлтте.

Парламент башлыгы Татарстанның программалар продуктын алга этәрә белү заруриятен ассызыклады. “Бу, бер яктан, акча эшләү мөмкинлеге булса, икенче яктан, - үз мөмкинлекләребезне таныту юлы”, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул республиканың мәгълүмати мөмкинлекләрен алга сөрүдә зуррак нәтиҗәлелеккә ирешү кирәк дип саный. Бәлки безгә, бу мөмкинлекләрнең барлык субъектларда да кулланылуын күздә тотып, бөтен Россия буенча хезмәтләр сервисын эшләргәдер, дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе федераль министр Николай Никифоровка.

Коллегия азагында тармак алдынгыларына федерация һәм республика бүләкләре тапшырылды. Электрон хезмәтләрдән файдалану буенча республика конкурсы һәм рәсми сайтларның республикакүләм бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

Фотосурәт http://gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot