news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районын балалар лагерьларын төзекләндерүгә кушылырга чакырды

Татарстанда балалар өчен сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча өч еллык яңа программа башлана.

Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районын балалар лагерьларын төзекләндерүгә кушылырга чакырды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районын балалар лагерьларын капиталь ремонтлау һәм төзү буенча Президент программасын гамәлгә ашыруга кушылырга чакырды. Парламент башлыгы бүген муниципалитетның хисап сессиясендә шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе бөтен ил өчен актуаль булып тора. Яңа республика программасы бу проблеманы татарстанлылар мәнфәгатьләрен кайгыртып, системалы хәл итә», – диде Мөхәммәтшин һәм район җитәкчелегенә бу проектка актив кушылырга тәкъдим итте.

Ул Татарстанда балалар өчен сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча өч еллык яңа программа старт алуын искәртте. Аңа республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 94 объект кергән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән финанслау 7 млрд сумнан артык бәягә килешенгән.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе шулай ук районда авыл кешеләренең саны шактый тиз темплар белән кимүенә игътибар итте. «Без инде ничә ел авыл тормышын саклап калу өчен көрәшәбез, ә сездә авыл кешеләре саны кими. Бөгелмә үзенең хезмәт сөючән халкы һәм җитештерү потенциалы белән лаеклы урын алырга тиеш», - диде ул.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров шәһәр икътисадына төп капиталга 5 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгәнлеген әйтте. Узган ел район территориясендә 25 федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырылган, аларга миллиард сумнан артык акча тотылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100