news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә муниципаль районы утырышында катнашты

Утырышта төп темалар - авыл халкының мәшгульлеге, хезмәт активлыгын күтәрү өчен шартлар тудыру

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Бөгелмә муниципаль районы Советы утырышында авыл халкының мәшгульлеге, хезмәт активлыгын күтәрү һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен шартлар тудыру төп темалар булды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, авыл халкының федераль үзмәшгульлек программасында катнашуына зур игътибар бирергә кирәк. “Бу акчаларны алу өчен ул кадәр күп кәгазь дә тутырырга кирәкми бит. Халыкны ярдәмнән ташламагыз”, - дип кисәтте авыл җирлеге башлыкларын Фәрит Мөхәммәтшин.
Фикер алышу вакытында продукцияне сату мәсьәләсе дә күтәрелде. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, шәхси хуҗалыклар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең аз өлеше генә базарга эләгә. Гомуми санда ул 11 млрд. сум тирәсе тәшкил итә. Шул ук исәптә “Татпотребсоюз” системасы аша 2 млрд. сум һәм кулланучылар кооперативлары буенча 800 млн. сум. Аграрийлар алдына кооперативлар санын арттыру кебек җитди мәсьәлә куелган (бүген республикада 3000нән артык торак пунктка бары тик 166 гына туры килә).
Фәрит Мөхәммәтшин бөгелмәлеләрнең арадашчылардан башка үз продукцияләрен сату өчен махсус павильоннар төзү буенча тәҗрибәсен мактады. “Без Казанда да авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату өчен базарлар ачу белән ныклап шөгыльләнергә ниятлибез”, - диде ул.
Парламент җитәкчесе фикер алышуга нәтиҗә ясап, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген активлаштыру проблемаларына багышланган чаралар узуын искә төшереп үтте. Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, хакимиятнең барлык органнары һәм муниципалитетлар эшчәнлеге өчен РФ Президенты Дмитрий Медведевның Федераль Җыенга Юлламасы мөһим ориентир булырга тиеш. Анда дәүләт башлыгы илне модернизацияләү һәм икътисадның чималга кытлык кичерүен бетерү буенча төп юнәлешләрне билгеләп үткән иде. Дәүләт Советы Рәисе шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең Санкт-Петербургта узган XI съездында Россия җәмгыятен модернизацияләү темасы бәхәс тудырды дип билгеләп үтте. “Бүгенге гади булмаган чорны үткәрү һәм безнең иҗади потенциалны югалтмау өчен без хәл итәргә тиешле мәсьәләләр тиздән Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында яңгыраячак”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәрендә Бөгелмәдә “Макдоналдс” ресторанын ачуга багышланган хәйрия акциясендә катнашты. 10 елда Татарстанда шушы челтәрдә 12 ресторан ачылды, монысы – 13нче. Компания республикада 10 еллык эшчәнлегендә әһәмиятле программалар һәм хәйрия проектларына 10 млн. сум акча бүлеп биргән. Бүген дә “Макдоналдс” бу традицияне дәвам итеп, Бөгелмәнең “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенә микроавтобус тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100