news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән онлайн котлады

Парламент җитәкчесе сүзләренчә, «фронтта сугышкан һәм тылда хезмәт куйган татарстанлылар Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганның барысын да һәм, хәтта мөмкин булмаганны да эшләде».

Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән онлайн котлады
https://gossov.tatarstan.ru/

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән видеоэлемтә аша котлады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин беренче итеп Казанда яшәүче Әминә Әхмәдиеваны Җиңү көне белән котлады. Сугыш башлангач, ул Курск дугасы сугышында зенит взводына эләккән. 1944 елда яраланып өенә кайта. Кияүгә чыга, биш бала таба. Юдино тегү фабрикасында тегүче булып эшләгән, шуннан пенсиягә киткән.

«Сез җиңепми торган каршылыклар булмавын исбатладыгыз һәм исбатлауны дәвам итәсез. Сез — үз халкын чын күңелдән яратучы, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне кадерләп саклаучы кеше. Сезнең белән бергә ил тарихын яңадан язарга һәм аның Бөек Җиңүгә керткән өлешен үзгәртергә тырышучыларга каршы торачакбыз», — диде парламент башлыгы Әминә Әхмәдиевага.

Аннары ул Әлмәттә яшәүче Нижад Шәңгәрәевка видеошалтырату ясады. Аны 1942 елда Кызыл Армия сафларына чакыралар. 1943 елның апреленнән ул Курск сугышында катнаша, Орел шәһәрен азат иткәндә каты яралана. 1944 елда фронтка кайта, Польшаны азат итүдә, Германия территориясендәге сугышта, Берлинны алуда катнаша.

«Фронтта сугышкан һәм тылда хезмәт куйган татарстанлылар Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганның барысын да һәм, хәтта мөмкин булмаганны да эшләде, — диде Татарстан «Бердәм Россия» партиясе секретаре фронтовик белән сөйләшүдә. — Сугыш авырлыклары аша узган ветераннарыбыз әйткән һәр сүз безнең өчен бик кадерле».

Ветераннарны котлаулар 9 майда, Җиңү көнендә дә дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100