news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин азнакайлыларны максатларына ирешү өчен ныклап эшләргә чакырды
Дәүләт Советы Рәисенең эш сәфәре программасында Азнакай муниципаль районы Советы утырышында катнашу төп пунктны алып тора иде
Скопировать ссылку
(Азнакай, 12 февраль, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Азнакай муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Дәүләт Советы Рәисенең эш сәфәре программасында Азнакай муниципаль районы Советы утырышында катнашу төп пунктны алып тора иде. Азнакай районы башлыгы Рафис Галиев депутатлар алдында 2009 елда башкарылган эшләр буенча хисап белән чыгыш ясады.
Финанс-икътисад кризисы йогынтысы турында сөйләгәндә, район башлыгы 2009 елда җирле бюджетка кергән салым түләүләре 6,9 процентка (23,8 милллион сум) кимеде, дип билгеләп үтте. Азнакай муниципаль районы территориясендә җыелган гомуми салым 1 млрд. сумнан артык. Узган ел Азнакай районында айлык уртача хезмәт хакы 14500 сум тәшкил иткән. Р.Галиев билгеләп үткәнчә, район буенча җитештерү күләме 34,1 млрд.сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 1,2 процентка азрак. “Гомумән, бу нефтькә бәя төшү белән бәйле”, - диде ул.
“Туучылар һәм үлүчеләр динамикасы начар якка үзгәргән”, - дип белдерде Рафис Галиев. Моның белән бәйле рәвештә узган ел муниципаль район Советы депутатлар корпусы тарафыннан 2009-2010 елларда Азнакай районының демографик үсеш комплекслы программасы каралды һәм кабул ителде, дип билгеләп үтәргә кирәк.
Агымдагы елның гыйнвар ае күрсәткечләре буенча теркәлгән эшсезләр саны 3,6 процент тәшкил иткән. Фәрит Мөхәммәтшин җирле Совет депутатларына мөрәҗәгать итеп, район өчен кискен булган проблемага игътибарны юнәлтте. Парламент җитәкчесе райондагы эшсезлек дәрәҗәсе буенча иң яңа күрсәткечләрне белдерде. Бүген икътисади актив халыкның 4,1 проценты эшсез. Шулай итеп, узган ел башы белән чагыштырганда эшсезләр саны 3 тапкыр диярлек арткан.
Социаль ипотека буенча президент программасын гамәлгә ашыруда билгеле кыенлыклар туа, дип билегләп үтте Р.Галиев. “Заказчы һәм подрядчы арасында финанс мәсьәләләр буенча аңлашылмаучылык килеп чыгу нәтиҗәсендә ипотека буенча торак төзелеше тоткарлана”, - дип аңлатып үтте ул. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, мондый вәзгыятьтә Дәүләт торак фонды гына түгел, ә җирле хакимият, беренче чиратта, муниципаль башкарма комитет та җаваплы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2