news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районының социаль инфраструктурасы белән танышты

"Без кешеләр өчен ачык, алар безнең белән шушындый очрашуларга аңлап һәм шатланып килә”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районының социаль инфраструктурасы белән танышты
архив

(Азнакай, 25 июль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Азнакай районына килде. Ул районның социаль инфраструктурасы белән танышты һәм җирле халык белән аралашты.

“Без кешеләргә ярдәм итәбез, аларның сорауларына җавап бирәбез, алар белән бергә бурычлар турында фикер алышабыз һәм алар буенча карарлар кабул итәбез. Без кешеләр өчен ачык, алар безнең белән шушындый очрашуларга аңлап һәм шатланып килә”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшинның сәфәре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабан туеннан башланды. Бәйрәм мәйданчыгында район халкы Пенсия фонды, Социаль иминият хезмәте, районның социаль яклау бүлеге вәкилләреннән консультация алды.

Шулай ук Казаннан килгән кунаклар “Юбилейный” стадионы каршында ачык һавадагы бассейнны да карады. Объект реконструкциядән соң узган елның июлендә ачылган.

Азнакай политехник техникумында Фәрит Мөхәммәтшин “ПолитБои” яшьләр ток-шоуы ярымфиналын карады, илкүләм проектлар темасына яшьләрнең чыгышларын тыңлады һәм киңәшләрен бирде. Ул Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән илкүләм проектларның тормышка ашырылуын моңа кадәр күрелмәгән очрак дип атады. Активистларның бурычлары – шушындый чараларда әлеге теманы мөмкин кадәр күбрәк яктырту, диде ул.

Соңыннан кунаклар Азнакай үзәк хастаханәсенә барды. Ел ярым эчендә оешма яңа 40 табибны эшкә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100