news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Айрат Хәйруллинның Россиядә билгеле шәхес булганын әйтте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе авиаһәлакәттә гомере өзелгән депутатның якыннары кайгысын уртаклашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Айрат Хәйруллинның Россиядә билгеле шәхес булганын әйтте
instagram.com

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин вафат булу сәбәпле, аның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты. Парламент җитәкчесе кайгы уртаклашу сүзләрен үзенең Инстаграм битендә язды.

«Безнең хезмәттәшебез, Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Хәйруллинның гомерен өзгән авиаһәлакәт турындагы куркыныч хәбәр республикада беркемне дә битараф калдырмагандыр. Аның исеме Россиядә билгеле иде, Татарстанда аны профессиональлеге, принципиальлеге, хәйрия эшчәнлеге өчен хөрмәт итәләр иде», — дип язган Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100