Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Айныткычлар эше өчен кем җаваплы булырга тиеш, шуны ачыкларга кирәк
Бу фикерен Дәүләт Советы рәисе бүген Петербургта РФ Федераль Җыены каршындагы Закон чыгаручылар советында белдергән.
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Фәрит Мөхәммәтшин айныткычлар эше өчен кем җаваплы булырга тиеш, шуны ачыкларга кирәк дип белдерде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Алкоголь белән исерү халәтендәге кешеләргә социаль хезмәт күрсәтеләме әллә медикмы - шуны законлы юл белән ачыкларга һәм Эчке эшләр министрлыгының, Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкаләтләрен чикләргә кирәк дип саный ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бу турыда ул бүген Петербургта РФ Федераль Җыены каршындагы Закон чыгаручылар советында белдергән.
Ел саен 27 апрельдә, Россия парламентаризмы көнендә, Санкт-Петербургның Таврия сараенда Закон чыгаручылар советы чаралары уздырыла. Бүген Фәрит Мөхәммәтшин үзе җитәкләгән Халыкара хезмәттәшлек комиссиясе утырышын үткәрде, соңрак Кырым һәм Севастопольне РФ хокук системасына яраклаштыру комиссиясенең эшендә, совет президиумында катнашты.
Халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясенең игътибар үзәгендә чит илләрдә калган хәрби зиратларны саклап калу һәм халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре булды. Кайбер Европа илләрендә совет солдатларына салынган һәйкәлләрне җимерү күренешләре ешайды, шуңа күрә аларны саклау көн үзәгенә килеп баса. Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты җитәкчесе Константин Косачев белдергәнчә, Россиядән читтә 4 миллионнан артык совет содаты күмелгән, хәзерге вакытта һәлак булганнарның 20 процентының гына исеме ачыкланган.
Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләне июль аенда Халыкара хезмәттәшлек комиссиясе утырышында карарга тәкъдим итте. Республика парламенты җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең каберләрен саклау юнәлешендә хокукый сорауларны анализларга кирәк дип саный.
Бүгенге утырышта депутатлар халыкара хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар.
"Халыкара хезмәттәшлек сораулары яңадан-яңа басымга дучар ителә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Мондый шартларда гамәлдәге элемтәләрне ныгытырга кирәк. Бу турыда ил президенты Владимир Путин да искәртте".
Киләчәк перспективада төп юнәлешләрнең берсе итеп Фәрит Мөхәммәтшин Россия белән Япония арасындагы парламентлар һәм регионнар хезмәттәшлеген ныгытуны атады. Аның фикеренчә, әлеге юнәлештә эшләүче төркемнең утырышы Казанда уздырылырга мөмкин.
Закон чыгаручылар советының көн тәртибендәге төп сорауның берсе - алкоголь белән исерү халәтендәге гражданнарга ярдәм күрсәтүче махсус учреждениеләр системасы проблемалары. Бу өлкәдә Татарстанның тәҗрибәсен парламентарийлар уңышлы дип бәяләделәр.
"2011 елга кадәр исерек кешеләрне айныткычлар кабул итә иделәр, ә бүген аларны шифаханәләргә илтеп тапшыралар, - дип искә төшерде Федерация Советы Рәисе Валентина Матвеенко. - Шуның аркасында табиблар, тыныч гражданнар кыенлык кичерә". Спикер фикеренчә, полиция белән медикларның вәкаләтләрен билгеләү иң төп бөрыч булып тора.
Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, исерек халәттәге кешеләр өчен муниципалитетларда махсус учреждениеләр сигез ел элек оештырыла башлады. Хәзер Татарстанда аларның саны - 11. Әлеге учреждениеләрне тотуга узган ел республика 39,6 млн сум акча тотты.
Әмма күп кенә сораулар федераль закон чыгаручыларның катнашын таләп итә. Мәсәлән, исергән кешене ничек бәяләргә - авыру дипме, әллә тәртип бозучымы? Медицина хезмәте күрсәтү дип бәяләгән очракта сәламәтлек саклау турындагы законнарга үзгәреш кертергә кирәк, ә инде исерек кеше белән эшләү социаль хезмәт саналса - социаль законнарны анализлау таләп ителә.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, медицина хезмәтенә мохтаҗ булмаган исерекләрне үзләренең ризалыгыннан башка да махсус учреждениегә урнаштыру мөмкинлеген законлы итү гамәлгә яраклы булыр иде. Һәрхәлдә, полиция хезмәткәрләре саны 30 процентка кыскартылган шартларда әле мәсьәләне хәл итү федераль бюджет ярдәменә мохтаҗ.
Утырышта шулай ук авыл хуҗалыгы иминияте системасын камилләштерү сораулары, икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш проблемалары да каралды.
Көннең икенче яртысында Россия закон чыгаручылар советы утырышы булды. Федераль һәм региональ парламентарийлар медицина хезмәте сыйфатын контрольдә тотуга һәм алдынгы икътисад үсешенә кагылышлы сорауларны карадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз