news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин авылларда халык кимүенә борчылуын белдерде

"Авылларда эшлеклелек активлыгын арттыру актуаль бурыч булып кала", - ди ул.

Фәрит Мөхәммәтшин авылларда халык кимүенә борчылуын белдерде
Ильнар Тухбатов

(Буа, 29 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада авыл халкының кимүенә борчылуын белдерде. Бу хакта фикерләрен ул кичә Буада авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмәдә җиткерде.

“Татарстанда 3 млн 700 мең кешенең авыл җирендә миллионнан кимрәге калуы – шөбһәле сигнал. Авыл халкы кими һәм картая. Шуңа авылларда социаль хезмәтләр үтемлелеге буенча тормыш дәрәҗәсен шәһәрнекенә кадәр күтәрү зарур. Авылларда эшлеклелек активлыгын арттыру актуаль бурыч булып кала. Ни өчен дигәндә, авылларда туган тел, традицияләр саклана. Бу безнең байлык", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы республикада авылларда тормышны җанландыру максатыннан 30 социаль программа тормшыка ашырылуын һәм бу мәсьәләдә Татарстанга Россиядә тиңнәр булмавын әйтте. Ул, шулай ук, район үзәкләрендә боз сарайлары төзелеше тәҗрибәсе белән дә Татарстанның башка төбәкләрдән алдынгы булуын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, быел республикада 28 авыл клубы, 10 башкарма комитет бинасы, 44 ФАП, 8 бассейн, 5 универсаль спорт залы, 133 спорт мәйданчыгы һәм модульле чаңгы базалары төзелеше ниятләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юламасында да бик катлаулы бурычлар куйганын искәртте. “Безгә, халкыбызны берләштереп, куелган бурычларны Хөкүмәт белән берлектә хәл итәргә кирәк. Байлыкларыбызны куллана алырлык юлларны табарга кирәк. Терлекчелекне күтәрү тагын да кыен мәсьәлә. Бик четерекле эш бу – терлекнең токымын сайлаудан малны чалуга, итне эшкәртүгә кадәр. Терлекчелек продукциясе керемле санала, аны эшкәртү предприятие һәм төбәкнең бюджетын тулыландыру өчен өстәмә финанс ресурслары бирә. Авыл хуҗалыгы секторында начар эшләмәсәк тә, яңа импульс белән алга барырга кирәк", - дип белдерде ул.

Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясе сату һәм эш урыннары булдыруның нәтиҗәле формасы итеп кооперацияне атарга була. Ул республикада 100 гә якын кооператив булуын, әмма тагын да арттырырга кирәклекне әйте. “Хәзер уртак кооперацияләрен булдыручы тәвәккәл кешеләр, сөтне сатып алу бәясен төшерергә тырышкан заводка түгел, ә алып китеп, якын-тирә шәһәрләргә сата. Күптән түгел Комлы Ковалда бакчамда да сөткә чират торуларын күрдем. Анда сөтне 35 сумнан саттылар. Без кооперативлар кирәклегенә инандык. Сезгә читтән килеп эшләмәсләр, үзегез оештырырга тиешсез",- диде.

Фәрит Мөхәммәтшин 2020 еда Татарстанда ТАССРның 2020 еллыгы бәйрәм ителәчәген искәртте. “Бу датага бүгеннән әзерләнә башлагыз. Үз авылың, районнар үсешенә гомерен багышлаган, күңелен биргән халкыңның тарихы турында сүз бара. Аларның кайда җирләнгәннәрен карагыз, каберләрен тәртипкә китерегез. Бу безнең бурыч. Советлар чорында үз җиренең патриотлары күп иде. Нәкъ менә алар без бүген эшли торган базаны булдырган", - диде. Ул, шулай ук, 2020 елда 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәк кешеләрне дә барларга күрсәтмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100