news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Авылда актив һәм булдыклы кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк”

Питрәчтә шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе узды

(Казан, 29 сентябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген Питрәчтә шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе узды.
Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, ТР парламенты депутатлары, Татарстанның 10 муниципаль районы һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Үз чыгышында республика парламенты башлыгы авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча алып барылган эшнең әһәмиятен билгеләп үтте. “Безнең төп бурыч – авылда актив һәм булдыклы кешеләргә ярдәм күрсәтү”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның хәбәр итүенчә, республикада авыл җирендә 3 меңнән артык торак пунктта 1 миллионга якын кеше яши. Биредә эшләп чыгарыла торган продукциянең гомуми күләменнән чыгып исәпләгәндә авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы диярлек җитештерелә.
Дәүләт Советы Рәисе ассызыклап үткәнчә, кризиска бәйле рәвештә авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләсе тагын да актуальрәк төс ала, чөнки эшсезләрнең саны арта. “Кыенлыклар булса да, кризис мәңгелек түгел. Авылда яшәүчеләрнең хезмәт активлыгын арттыру бурычын хәзер хәл итәргә кирәк”, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы спикеры.
“Авылда халыкны саклап калу аеруча мөһим. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны саклау – ул тулаем алганда авылдагы тормыш тәртибен саклап калу да. Бүген татар, рус, чуаш, мари һәм күп милләтле республикабызда яшәүче башка халыкларның борынгыдан килгән гореф–гадәтләре, телләре, рухи кыйммәтләре, традицион яшәү рәвешләре бары тик авылда гына саклана. Шунлыктан бүгенге киңәшмәдә карала торган мәсьәлә социаль генә түгел, ә сәяси әһәмияткә дә ия”, – дип саный Ф.Мөхәммәтшин.
Киңәшмә ахырында Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер тапкыр анда катнашучыларны шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча алып барыла торган эшне көчәйтергә чакырды. “Сездән активлык, конкрет эш сорала. Яңа эш участогы барлыкка килә, анда сез үзегезне лидер буларак, үз мисалыгызда шәхси ярдәмче хуҗалыкны ни рәвешле уңышлы үстереп булуын күрсәтә аласыз”, – дип сүзен йомгаклады ТР парламенты башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100