news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин авыл мәктәбендә тикшерү белән булды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Балтач районында булды

(Балтач районы, 24 ноябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Балтач районында булды.
Сәфәр барышында аны ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, республика мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Марат Зарипов озатып йөрде.
Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр тибындагы Балтач бистәсендә район Мәдәният йортында алып барылган реконструкция эшләренең барышы белән танышты. Район Мәдәният йортында төзекләндерү эшләре 2006 елда башлана, объектны 2010 елның августында файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Төзекләндерү эшләре 85 миллион сумга төшәчәк.
Татарстан парламенты башлыгының Балтач районына сәфәренең төп максаты Кече Лыза урта мәктәбе белән танышу иде. Ноябрь башында Владимир Путинның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул иткән вакытта Фәрит Мөхәммәтшинга Илдар Солтанов мөрәҗәгать иткән иде. Илдар Солтанов – Кече Лыза урта мәктәбенең попечительләр советы рәисе. Ул Дәүләт Советы Рәисенә әлеге мәктәпнең авария хәлендә булуы хакында сөйләде. Узган гасырның 60 нчы елларында ук төзелгән мәктәпнең бүгенге хәле бик аяныч, дип ассызыклады Илдар Солтанов һәм яңа мәктәп төзү проектын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында Фәрит Мөхәммәтшин Кече Лыза мәктәбен үзе барып күрергә теләвен әйтте.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә мәктәптә районның 8 торак пунктыннан 158 бала белем ала. Мәктәп милли белем бирү үзәге санала, анда удмурт, татар, рус һәм башка милләт балалары укый.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм аны озатып йөрүчеләр мәктәп кабинетларын карады, укытучылар белән сөйләште. Аннары мәктәп бинасында утырыш узды, анда белем учагының торышы һәм проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә бәйле мәсьәлә хакында фикер алыштылар.
“Без мәктәпнең иске булуына инандык. Әмма мондый мәктәпләр республикабызда шактый. Ул авария хәлендә түгел, мәктәптә укулар дәвам итә”, – диде Дәүләт Советы Рәисе журналистларга биргән интервьюсында һәм җитәкчелекнең яңа мәктәп төзү теләге аңлашыла, дип өстәде.
Ф.Мөхәммәтшин ачыклык керткәнчә, беренче чиратта, мәктәпнең агымдагы ремонты хакында уйларга кирәк. Киләчәктә якын–тирә авыллардагы демографик вәзгыятьне истә тотып, компактлы, заманча яңа мәктәп төзү күздә тотыла.
Үз чиратында ТР икътисад министры ачыклык керткәнчә, график буенча яңа мәктәпне төзү эшләре бары тик 2014–2015 елларда гына башланырга тиеш. Килеп туган вәзгыятьне һәм учреждениенең милли белем бирү үзәге буларак әһәмиятен искә алып, төзелеш эшләрен 2011–2012 елларда ук башлау турында карар кабул ителде. Мәктәп 200 дән артык укучыга исәпләп төзелә. Марат Сафиуллин бинаның түбәсен ремонтлауга 2010 елда ук акча бүлеп биреләчәк, дип ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100