news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре башлыкларын кече бизнес белән актив шөгыльләнергә өндәде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Сарманда авылда яшәүчеләрнең эш активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан авыл җирлекләре башлыкларын кече бизнес үсеше белән актив шөгыльләнергә өндәде. Бу хакта парламент җитәкчесе бүген Сарманда авылда яшәүчеләрнең эш активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсендә әйтте. Бу турыда ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук кулланучылар кооперациясен үстерергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. «Быел республикада 50 яңа кооператив булдырылган. Яңа эш башлаган кооперативларны үстерү программасы эшли башлый, анда һәрберсенә республика бюджетыннан 5 миллион сумга кадәр ярдәм каралган. 2019 елда кулланучылар кооперациясе үстереләчәк», – диде ул.

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин агымдагы елның 11 аенда муниципалитетның шәхси хуҗалыкларында 15 мең тоннадан артык сөт һәм 3 мең тонна ит җитештерелгән диде. Бу районда җитештерелгән продукциянең 8 процентын тәшкил итә.

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгын фермерларга кыска вакытлы ташламалы кредитлар алырга ярдәм итүен сорады. Бу акча аларга язгы кыр эшләре өчен минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары сатып алырга кирәклеген искәртте ул.

Зона киңәшмәсендә фермерлар сәүдә челтәрләре белән эшләү мәсьәләсен күтәрделәр. Моннан тыш, алар авыл җирлегендә эш урыннары, социаль инфраструктура кирәклеген әйттеләр. Бу мәсьәләләр якын арада каралачак һәм 18 декабрьдә Казанда республика муниципаль берәмлекләре съездында тәкъдим ителәчәк.

Хәзер Татарстанда авылдагы фермерларга ярдәм итүгә кагылышлы егермедән артык программа эшли. Быел республика бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм буларак 548 миллион сум бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100