news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре башлыклары белән очрашудан канәгать калды

Татарстанда авыл кешеләренең эшлекле активлыгын үстерүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсенең чираттагысы Аксубайда узды.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре башлыклары белән очрашудан канәгать калды
gossov.tatarstan.ru

(Аксубай, 8 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Аксубайда авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган семинар-киңәшмә беренче тапкыр дискуссия рәвешендә узды. “Без җирле үзидарә җитәкчеләренең сорау-тәкъдимнәрен ишетергә теләгән идек, мин бу очрашуның дискуссия рәвешендә узуыннан канәгать”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

“Барлык сораулар хәл ителәчәк дип ышандыра алмыйбыз, ләкин аларның өйрәнеләчәген төгәл әйтә алам. Киләсе очрашуны “алдагы утырышта шулкадәр сорау кабул ителгән иде, без аларны карадык, мәгълүмат җиткерәбез” дип башлаячакбыз”, - диде парламент башлыгы.

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов районда 62 КФХ, 31 гаилә фермасы булуын әйтте. Ул фермер хуҗалыкларына юллар төзүгә игътибарны арттыруны сорады. Шулай ук сугым цехлары кирәклеген әйтте.

Яңа Чишмә районы Гарифуллин КФХ җитәкчесе, яшь фермерлар күбәя, ләкин техника юнәтү авыр, диде. Бу нисбәттән, банктан кредит белән ярдәм кирәклеген әйтте. Ул, шулай ук, сөт бәяләре буенча минималь чик куеп булмыймы, дип сорады. “Безнең авылда гына да кемдер 18 сумнан, кемдер 22 сумнан сатып ала - аерма зур”, - диде.

“Сыерлар санын саклау өчен хуҗалыкларда җыелган сөтнең субсидияләнүе кирәк. 70 мең шәхси хуҗалык сөт тапшыру белән шөгыльләнә. Бу кадәр документны эшкәртә алырбызмы? Муниципаль районнар моның белән шөгыльләнергә әзер булса, савым көтүенә каралган акчаны районнарга тапшыра алабыз”, - диде вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Аның фикеренчә, өч һәм күбрәк сыер асраучыларга субсидияне арттыру кулайрак булачак. “Сыер асрауга ярдәмне көчәйтергә дә, сорауны шуның белән ябарга, - ди министр.

Аксубай районы Иске Мукшы авылы фермеры Анатолий Самаренкин гөмбә үрчетү белән шөгыльләнә. “Авылда халыкның эшсезлеге борчыды, шуңа күрә улым белән ачып җибәрдем. Өч гаилә Казанга күченү уеннан кире кайтты”, - диде ул.

Киңәшмәдә җир белән бәйле проблемалар да күтәрелде. Әлки районыннан КФХ башлыгы Фәнис Хәмитов эш башлаучы фермерларга ярдәм итеп булмасмы, дип сорады. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, хуҗасыз җирләр калмый диярлек. Марат Әхмәтов фикеренчә, район башлыклары белән очрашу уздырырга кирәк. "Җир булса, эш башлаучы фермерларга ничек бирү механизмын уйларга була", - диде.

Чистай вәкиле грант конкурсларын уңайлы вакытка күчерүне сорады. Грант кулланышы буенча тикшерүләр дә уңайсыз вакытта. "Барлык программалар яз-көз, язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорында, шуңа күрә фермерлар катнаша да алмый. Кышын үткәрәсе иде", - диде. ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов моны исәпкә алырбыз, диде.

Киңәшмәдә, шулай ук, чиста су, юллар белән тәэмин итү кебек сораулар күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100