news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Авыл халкының тормыш тонусын күтәрү кирәк

"Без һаман инанабыз: Теләчедә, гомумән, Татарстанда эшлекле кешеләр аз түгел", - диде парламент җитәкчесе.

(Теләче, 6 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Авыл халкының тормыш тонусын күтәрү кирәк. Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләче мәдәният йортында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Бүген биредә 11 район - Теләче, Саба, Кукмара, Балык Бистәсе, Мамадыш, Биектау, Питрәч, Лаеш, Арча, Әтнә, Балтач вәкилләре авыл халкының үсеш факторлары турында фикер алыша. Социаль-мәдәни инфраструктураны яхшырту, авыл халкының югары керемгә ия булуы, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелекне саклап калу, вузларда кадрлар әзерләп, белгечләрне авылга җибәрү факторлары билгеләнгән.

"Без һаман инанабыз: Теләчедә, гомумән, Татарстанда эшлекле кешеләр аз түгел. Һаман яңа эш формаларын табып торалар. Бүген республикада 20 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән", - диде Мөхәммәтшин. Ул бүгенге киңәшмәнең зур докладлар гына тыңлау түгел, җанлы аралашу рәвешендә үтәчәген әйтте.

"Безнең бурыч - авыл хуҗалыгы өлкәсендә инициативалы кешеләргә ярдәм итү, аларның эшен хуплау. Авылда халык кими бит, без халыкны тотып калуны кайгыртырга тиеш. Президент та авыл һәм шәһәр халкына хезмәтләрне тигезләштерү бурычын куйды. 40 программа шуңа юнәлтелә. Безгә авыл халкының тормыш рәвешен сакларга кирәк", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул семинар темасы өчен билгеләнгән барлык факторлар да бертигез мөһим булуын әйтте. "Урындыкның дүрт аягы. Берсен дә алып куеп булмый", - диде.

Парламент җитәкчесе, шулай ук, Казаклар авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йортын ачуда катнашты. Май-сыр заводында, Сәгыйть Гыйниятуллин исемендәге нәселле репродукторда, "Теләче" сәнәгать паркында булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100