news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкы өчен өстәмә ярдәм чараларын булдырырга чакырды

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Питрәч, Теләче, Мамадыш районнарында язгы кыр эшләре белән танышты.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкы өчен өстәмә ярдәм чараларын булдырырга чакырды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Премьер-министр урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Питрәч, Теләче, Мамадыш районнарында язгы кыр эшләре белән таныштылар. Аннан парламент башлыгы Мамадыш Мәдәният йортында узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Мамадыш районының Көмеш Күл авылында Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Биредә район башлыгы Анатолий Иванов язгы чәчү кампаниясе эшләре белән таныштырды, эшнең ике сменада оештырылып, барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техника белән тулысынча тәэмин ителешен җиткерде.

“Без районда һәр җир кишәрлегенең рациональ файдалануына һәм сөрелүенә игътибар иттек, - дип мактады мамадышлыларны парламент башлыгы. – Мамадыш районы зур потенциалга ия, дөрес юлда. Алар әле терлекчелектә сөт буенча да үз сүзләрен әйтерләр”.

Үз чиратында Марат Әхмәтов язгы кыр эшләреннән канәгать булуын, әле көздән үк биредә әзерлек эшләренең әйбәт баруын билгеләп үтте. Аннан кунаклар 2008 елдан эшләп килүче Марс Юнысовның терлекчелек комплексын карады.

Зона семинар-киңәшмәсендә парламент башлыгы республикада гамәлдә булган президент программаларына, социаль проектларга тукталды. Авыл халкы өчен өстәмә чаралар табарга һәм тәкъдим итәргә чакырды. Ул Татарстанда, Россиядәге кебек үк, авыл халкының азаю проблемасына да кагылып үтте. Моңа тагын демографик фактор да өстәлә.

“Бу хәл Президентны да, Хөкүмәтне дә борчый. Без авылда гомер-гомергә җир белән бәйле халыкның тормышы яхшыруын, үсүен телибез. Шунлыктан шартлар, эш урыннары булдырырга кирәк”, – дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы һәм соңгы 5 елда федераль бюджеттан республиканың хуҗалык итүнең  кече формаларына 11 миллиард сум акча юнәлдерелүен җиткерде.

“Без авыл хуҗалыгы өлкәсенең, авыл халкының тормыш шартларын шәһәрдәге кебек социаль, мәдәни, спорт һәм башка хезмәтләрне кулланырлык итеп якынайтуда җаваплы. Әгәр дә элек ата-ана, соңгы сыерын сатып, баласын башкала уку йортына кертергә тырышкан һәм баласы авылга әйләнеп кайту турында уйламаган да булса, хәзер вәзгыять үзгәрде. Татарстанда алып барыла торган сәясәт аша, кече һәм урта бизнеска ярдәм итеп, тенденциянең уңай якка үзгәрүен күрәбез. Без биредә хәлне уңай якка тамырдан үзгәртеп, Россиядә маяк булырга тиешбез”, - дип җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Соңыннан ул журналистларның сорауларына җавап бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100