news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин «Авторетроклуб-21» ретромашиналар хәрәкәтенә старт бирде

1930-1980 елларда чыккан ретро автомобильләр катнашындагы автотурнир 12-15 июньдә Россия көненә багышлап үткәреләчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин «Авторетроклуб-21» ретромашиналар хәрәкәтенә старт бирде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Авторетроклуб-21» ретромашиналар хәрәкәтенә старт бирде. Колонна «Медведь» раллиенда катнашу өчен Ярославль шәһәренә юл тотты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия көненә багышланган автомобиль турниры 12-15 июнь көннәрендә узачак. 

«Медведь» раллиенда Ярославль, Переславль, Гаврилов-Ям, Казан һәм Мәскәүдән 1930-1980 елларда чыккан машиналар катнаша. Татарстанны 10 ретроавтомобиль тәкъдим итәчәк. Раллида катнашу өчен аларга 800 чакрым юл узарга туры киләчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot