news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Ату коралын 21 яшьтән сату инициативасын яклауны дәвам итәчәкбез

Татарстан Дәүләт Советы «Корал турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү буенча закон инициативасын Дәүләт Думасына юллаган иде.

 Фәрит Мөхәммәтшин: Ату коралын 21 яшьтән сату инициативасын яклауны дәвам итәчәкбез
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы ату коралын 21 яшьтән сату турында закон инициативасын алга таба да яклаячак. Бу хакта республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга матбугат конференциясендә әйтте.

«Без бу сорау буенча Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иттек. Фикер алышу бара, каршы килүчеләр дә бар. Әлегә документ кабул ителмәде. Ул карау өчен Думаның профильле комитетына җибәрелгән. Без үз позициябезне яклауны дәвам итәчәкбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул бүген корал сатып алуда әллә ни зур кыенлыклар булмавын да искәртте. Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә хәл ителмәгән сораулар күп. «Бу корал сатып алган кешеләрне гел тикшереп тору, коралның нинди хәлдә булуын, ничек саклануын, чит кешеләр кулына керү мөмкинлеген тикшерү. Без бу процесслар өстеннән контрольне көчәйтү кирәклеген исбатлыйбыз», — диде Мөхәммәтшин.



2018 елның ноябрендә республика депутатлары «Корал турында» федераль законга үзгәрешләр кертү буенча закон инициативасын Дәүләт Думасына юллау турында карарны хуплаган иде.



news_right_1
news_right_2
news_bot