news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Апас районы Советы утырышында катнашты

Хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

(Апас, 2 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Апаска эшлекле визит  белән килде, дип яза район газетасы. 

Фәрит Мөхәммәтшин иң элек Апас туган якны өйрәнү музеенда булды. Биредә яңа төзелгән янкорма, анда булдырылган палеонтология бүлеге белән танышты. Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов әлеге бүлеккә экспонатлар туплау эше белән таныштырып үтте. Мамонт һәм аның баласы, җир һәм су хайваннары макетлары урнаштырылган почмак, Ишәй ермагыннан табылган мамонт сөякләре белән кызыксынды. Шулай ук районга туристларны җәлеп итү мәсьәләсенә тукталды.

Иртәнге сәгать 10.00дә район мәдәният йортында Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Биредә депутатлар, җитәкчеләр, дин әһелләре, район активы белән берлектә башкаладан килгән кунаклар да бар иде. Татарстан муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, икенче номерлы казан клиник хастаханәсе баш тибибы Альмир Абашев һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә – 2017 елда Апас районының социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар билгеләү иде.

Утырыш район башлыгы Рәшид Заһидуллин чыгышы белән башланып китте. Ул һәр тармак буенча ирешелгән уңышларга, башкарылган эшләргә тукталды. Иске Әнәле авылында төзелә башлаган мәктәп һәм балалар бакчасында 10 кешегә эш урыннары булдырылачагын билгеләп узды. Районның республикакүләм 24 программада актив катнашуын һәм җирле чыгымнардан да бик күп эшләр башкарылуын ассызыклады. Чыгышын республика җитәкчелегенә һәм район халкына рәхмәте белән тәмамлады.
Төрле тармак белгечләренең чыгышларын тыңлаганнан соң, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүз алды. Ул апаслыларның эшенә уңай бәя бирде, дуслык, татулык, бердәмлеккә өндәде.

"Республикада ирешелгән уңышларда апаслыларның да өлеше зур. Икмәк уңышын җыеп алуда сынатмадыгыз. Өстәлдә икмәге булган кешенең киләчәге өметле. Юлларыгыз да, ял итү паркларыгыз да, менә дигән музеегыз да бар. Киләчәктә дә тату, матур гына аңлашып яшәсәк, барысына да ирешербез, – диде ул.

Сессия тантаналы шартларда тәмамланды. Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре исеменә лаек булучылар, Рәхмәт хаты алучылар тәбрикләнде.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга Татарстан Республикасының Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин “Һәлак булган Ватан сакчылары исемен мәңгеләштерүдә керткән зур өлеше өчен“ медален тапшырды.

“Свияга“ берләшмәсенең Бакырчы бүлекчәсе сыер савучысы Роза Миңнуллина Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе, Күккүз бүлекчәсе механизаторы Рәйман Нәбиев Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге хезмәткәре Илдус Амануллин Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булдылар.

Йомралы бүлекчәсе механизаторы Наил Миңнегалиев һәм Болгаер бүлекчәсе сыер савучысы Гөлфирә Заһретдинова, Дәвеш бүлекчәсе механизаторы Айдар Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатларын алдылар.

Районда халык сәламәтлеге беренче урында. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, икенче номеры Казан клиник хастаханәсе баш табибы Альмир Абашев һәм район баш табибы Алмаз Алиуллин арасында халыкны икенче номеры Казан клиник хастаханәсендә дәвалау өчен килешү төзелде.

Татарстан муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бер төркем алдынгы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатларын тапшырды. Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Шәрәфетдинов, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов, Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисенең Рәхмәт хатларын алды.

7 кешегә Апас районының Мактаулы кешесенә исеме бирелде. Кызыл Таудан Мәрьям Хәйрова, Апастан Ринат Сәлахов, Апастан Римә Гаффарова, Олы Бакырчыдан Шәүкәт Гайнетдинов, Иске Йомралыдан Зөлфия Фәтхуллина, Шәмәктән Фәһим Насыйровка, Заготзернодан Җәүдәт Хәбибуллинга медаль, таныклык һәм Мактау грамотасы тапшырылды.

Яңа ел алдыннан һәр оешма тирә-юнендә чыршылар бизәде. Алар арасында бәйге дә игълан ителгән иде. “Иң матур чыршы“ бәйгесендә беренче урынны “Алтын алка“ боз сарае яулады һәм аларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин 400 мең сумлык Сертификат тапшырды. Район үзәк хастаханәсе коллективы икенче урынны, Чурибураш авыл җирлеге өченче урынга лаек булды. Аларга район башлыгы телевизор бүләк итте.

Киләчәктә башкарылачак эшләр дә район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Халык белән очрашып, сөйләшүләр вакытында халык сораган мөһим эшләргә алыну өчен район бюджетыннан акчалар бүлеп бирелде һәм сертификатлар район Советы утырышында тапшырылды. Иске Йомралы урта мәктәбен төзекләндерү өчен 1 миллион сумлык, Иске Йомралы мәдәният йортын төзекләндерү өчен 500 мең сумлык, Татар Пучинкәсендә мәдәният йорты төзү өчен 3 миллион сумлык сертификатлар бирелде. Шулай ук Чурибураш мәктәбенә 300 мең сумлык, Танай-Турай мәдәният йортына 60 мең сумлык, Урта Балтай мәктәбенә 1 миллион 541 мең сумлык, Апас “Салават күпере“ балалар бакчасына 2 миллин 500 мең сумлык, Апас туган якны өйрәнү музеена 1 миллион сумлык, Кече Болгаер мәдәният йортына 500 мең сумлык, Кызыл Тау урта мәктәбенә 250 мең сумлык, Олы Болгаер клубына 200 мең сумлык, Олы Бакырчы авыл җирлегенә 50 мең сумлык, авыл китапханәсенә 190 мең сумлык, Әлмәндәр балалар бакчасына 1 миллион сумлык, Табар Черкене мәктәбенә 1 миллион сумлык, район үзәгендә чик сакчылары һәйкәлен торгызу өчен 170 мең сумлык, мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы һәм сак хезмәте өчен 2 миллион 531 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

“Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев күп балалы Зур Күккүз авыл җирлегендә яшәүче Бинковлар гаиләсенә тана сатып алу өчен 40 мең сумлык Сертификат бирде.

Шулай ук районда яшәүче, күпләп сыер асраучы гаиләләр савым аппаратлары алу өчен 20 мең сум күләмендә сертификат алды.

Район мәдәният йорты фойесы гармун моңнарына күмелде. Биредә үк районда җитештерелгән азык-төлекләрдән күргәзмәләр ясалган һәм сатып-алулар оештырылган иде. Икмәк-кондитер әйберләре, бал, сөт, ит продуктлары, яшелчәләр тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100