Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада төзекләндерелгән яңа ишегалдын карады
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча 2020 елда Алабугада 34 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла.
(Алабуга, 28 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Быел Алабугада 34 ишегалды төзекләндереләчәк. Бүген тулысынча төзекләндерелгән бер ишегалдын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карады. Ул шәһәр халкы белән аралашты һәм истәлеккә берничә фотография ясалды.
«Миңа шәһәр халкының төзекләндерү эшләре барышы, ишегаллары, территорияләр, гомуми яшәү урыннары ничек төзекләндерелүе турындагы фикерләрен ишетү бик күңелле һәм кызык булды. Алабуга актив», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе килүгә яңартылган ишегалдында шәхси мәктәп балалары җыелды. Алар бирегә җәйге лагерьдан ял итәргә килгән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе район башлыгы эшен югары бәяләде, халык белән җитәкчелек арасында аңлашу булуын искәртте.
2020 елда Алабугада 34 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Хәзерге вакытта эшләр 13 ишегалдында бара. Шуларның берсендә — Нефтьчеләр проспекты буенча урнашкан ишегалдында — эшләр 100 процентка башкарылган.
Быелдан башлап республика Президенты һәм «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан биш елга исәпләнгән һәм халыкның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып формалаштырылган «Безнең ишегалды» яңа программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз