news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Абдулгазиз Осман ђл-Твђйќри белән очрашты

Ф.Мөхәммәтшин очрашуда Абдулгазиз Осман ђл-Твђйќринең игътибарын Татарстан җирендә төрле дин вәкилләренең дустанә яшәвенә юнәлтте

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген ТР Дђњлђт Советы рђисе Фђрит Мљхђммђтшин Татар дђњлђт гуманитар-педагогика университеты џђм Россия ислам университеты Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Мђгариф, фђн џђм мђдђният эшлђре буенча ислам оешмасы эгидасы белђн берлектђ оештырылган “Россиядђ џђм чит иллђрдђ ислам белеме” дип аталган халыкара фђнни-гамђли конференция ачылышында катнашты. Халыкара җыен башланганчы, спикер Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Мђгариф, фђн џђм мђдђният эшлђре буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Абдулгазиз Осман ђл-Твђйќри белән очрашып сәйләште.
Фәрит Мөхәммәтшин очрашу барышында билгеләп үткәнчә, әлеге конференциянең Казанда узуы Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия күләмендәге зур вакыйга булып тора. “Без халыкара җыенны үткәрү урыны итеп Казан шәһәре сайлап алынуы өчен сезгә рәхмәтлебез”, - диде ул.
Спикер сүзләренчә, Россия – күпконфессияле ил, ә Ислам динен тотучылар икенче урынны били. “Совет елларында төрле дин вәкилләренең күп проблемалары бар иде. Хәзер исә алар Россиянең иҗтимагый тормышында әһәмиятле урын алып торалар”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР парламенты шулай ук очрашуда республикада Ислам юнәлешендә эшләүче 10 уку йорты барлыгын билгеләп үтеп, аларда Татарстаннан гына түгел, Россия субъектларыннан да шәкертләр белем алуын искәртеп үтте. “Сезгә уку процессының барышы белән танышырга мөмкинлек тудырылачак”, - дип спикер бу өлкәдә Россия Ислам университетының ролен югары бәяләде. Ислам уку йортларын әзерлекле белгечләр белән тәэмин итү, аларның материаль-техник базасын ныгыту зарурлыгын билгеләп үтте.
Сөйләшү барышында Фәрит Мөхәммәтшин Абдулгазиз Осман ђл-Твђйќринең игътибарын Татарстан җирендә төрле дин вәкилләренең дустанә яшәвенә юнәлтте. Абдулгазиз Осман ђл-Твђйќри исә үз чиратында моңа чиксез шатланып: “Без дә моңа омтылабыз”, - дип билгеләп үтте.
Абдулгазиз Осман ђл-Твђйќри ТР Президентына һәм конференцияне оештыручыларга рәхмәтен белдереп, “Мин сезнең республикага килергә һәрвакыт атлыгып тордым. Монда үземне туган агаларым янында кебек хис итәм, - дип, ул Казанда ике көн дәвамында узачак җыенның ике арадагы хезмәттәшлекнең башында торуын ассызыклап үтте. - Ислам кешене шәхес буларак хөрмәт итә, дин кешеләр арасында уртак тел табарга ярдәм итә. Бу сыйфатларны бөтендөнья җәмәгатьчелеге игътибарына җиткерергә кирәк”.
Абдулгазиз Осман ђл-Твђйќри очрашу барышында хатын-кызларның ир-атлар белән тигез хокуклары мәсьәләсен күтәреп чыкты. Бу нисбәттән Татарстан төбәген уңай мисал итеп китерде.
Фәрит Мөхәммәтшин кунакка парламент һәм Кол Шәриф мәчете төшерелгән сувенир бүләк итеп: “Соңгы елларда парламентарийлар конфессияләр тагын да ныграк үсеш кичерсен өчен тырыша”, - дип белдерде. Абдулгазиз Осман ђл-Твђйќри үз чиратында ИСЕСКО эмблемасын бүләк итте.
Очрашуда шулай ук РФнең Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы даими вәкиле Камил Исхаков, РФ Хөкүмәте Аппараты консультанты Татьяна Петрова, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100