news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит МӨХӘММӘТШИН:

“Безгә тәрбияне һәм телләрне өйрәнүне гаиләгә һәм балалар бакчаларына күчерергә кирәк”

Фәрит МӨХӘММӘТШИН: “Безгә тәрбияне һәм телләрне өйрәнүне гаиләгә һәм балалар бакчаларына күчерергә кирәк”

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин елның-елында парламент эшчәнлеген яктыртучы журналистларны ел йомгаклары белән таныштыра, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Быел да парламент башлыгы 2009 ел нәтиҗәләре турында сөйләп, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сәясәткә, кризис шартларында оешкан яңа чакырылыш Дәүләт Советы эшчәнлегенә, туган телне саклауга кагылышлы һәм башка күпсанлы сорауларына җавап бирде. Аларның берничәсен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

- Үтеп баручы ел гади ел булмады. Глобаль финанс кризисы эшчәнлегебезгә сизелерлек үзгәрешләр кертте, бу шартларда парламент җыелды. Шул ук вакытта мин, парламент башлыгы буларак, без аны лаеклы үтәбез, дип әйтер идем. Дөресен генә әйткәндә, күпләр икътисади кризисны халыкның ризасызлыгын чагылдырган социаль кризиска әйләнер дип курыккан иде. Проблемалар бар, әмма бүгенге көндә икътисадта, җитештерүдә билгеле бер үсеш - җанлану бар дип тә әйтергә мөмкин. Бу планда 2010 ел да гади булмаячак. 2010 нчы елда икътисадта, социаль тармакта Татарстанда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау буенча күп мәсьәләләрне чишү юллары табылачак.

Фәрит Хайруллович, гадәти булмаган 2009 елда республика парламенты оешты. Сез ничек уйлыйсыз: яңа чакырылыш депутатлары икътисади һәм социаль яктан гади булмаган шартларда үз вазыйфаларын үти аламы? Һәм киләсе елда ничек булачак?

Ф.М.:
Чыннан да, кулуарларда “бәлки безгә финанс, икътисади кризис шартларында яңа парламентны чакыруны билгеле бер вакытка кадәр кичектерергә, гамәлдәге парламентның вәкаләтләрен озайтыргадыр?” дигән тәкъдим булган иде. Чөнки кризис шартларында кешеләрнең проблемалары күбәйгәннән-күбәя. Бу гражданнарның сайлауга килүенә ничек йогынты ясар? Алар кем өчен тавыш бирер? кебек сораулар туып кына торды. Без Конституция тарафыннан куелган срокларда сайлаулар уздырырга булдык. Һәм мартта сайлаулар узды да. Хәтта мондый шартларда да без үз алдыбызга бик зур бурычлар куйдык. Алар депутатлар корпусын яңартуга (ул якынча 60 процентка яңарды), парламентны яшәртүгә (ул сизелерлек яңарды) кагылышлы иде. Хатын-кызлар саны артты, парламентка яңа сәясәтчеләр килде. Бу шартларда, мине парламент башлыгы итеп сайлагач, тиз арада теләсә кайсы парламентта була торган комитетларны, комиссияләрне, барлык структураларны формалаштыру бурычы куелды. Без әлеге бурычны үтәдек һәм комитетларның рәисләре, аларның урынбасарлары сайланды. Узган чакырылыштан калган депутатлар, яшь, энергиясе ташып торган яшьләр белән бергә, булган традицияләрне саклап эшләүне дәвам итә.
ТР парламентында мәгариф, сәламәтлек, үтемле һәм уңайлы торак төзү, авыл хуҗалыгын үстерү буенча илкүләм өстенлекле проектларны законнар белән тәэмин итү өчен оештырылган комиссияләр бу чакырылышта да актив эшли. Өстәвенә 2013 елда Казанда узачак Универсиада һәм Бөек Җиңүнең 65 еллыгы буенча комиссияләр оешты. Элегрәк оештырылган комиссияләр дә үз эшчәнлекләрен дәвам итте. Бер комиссия депутатлар һәм Хөкүмәт әгъзалары катнашында өлешләп торак төзүдә катнашып алданганнар буенча эш алып баруны дәвам итә. Тарифлар буенча эшләгән комиссия үз эшчәнлеге турында хисап тотып, эшен тәмамлады. Бу мәсьәләгә карата кызыксынуның артуы әлеге өлкәдә парламент күзәтчелеген көчәйтергә кирәклекне күрсәтә. Президент бу өлкәдә депутатлар корпусы белән берлектә башкарма комитетлар тарафыннан аңлату эшләре алып бару зарурлыгын да билгеләп үтте. Билгеле: башкарма комитетлар кабул иткән карарларын үзе аңлатырга тиеш. Әмма Президент мондый йөкләмә биргән икән, минем тарафтан муниципаль берәмлекләр, район һәм шәһәрләрнең төрле дәрәҗәдәге җирлекләре башлыкларына имзаланган хат нигезендә, агымдагы сессияләрдә тарифларга бәйле мәсьәләләрне карау зарурлыгы туа. Без бу эшне дә башкарачакбыз. Яңа чакырылыштагы парламент беренче елда үзен күрсәтә алды дип уйлыйм.

Моннан берничә көн элек РФ Президентына Татарстан Президентлыгына кандидатуралар тәкъдим ителде һәм анда сезнең фамилия дә бар. Бу сезнең өчен көтелмәгән яңалык булдымы?

Ф.М.:
Россия законнары нигезендә, Татарстан Президентының 25 мартта вәкаләтләре вакыты чыга. Шуның өчен, закон буенча, субъектларда сайлауларда җиңгән партиянең федераль үзәккә 100 көн кала кандидатуралар тәкъдим итүе зарур. (Безнең өчен бу партия – “Бердәм Россия”, мин аның төбәк бүлеге Сәяси советы Секретаре булып торам). Ә федераль үзәк, бу исемлекне раслап, РФ Президентына тәкъдим итәргә тиеш. Без үзебезнең Сәяси совет әгъзалары белән дә киңәшләшеп, безгә ниндидер яңалык кирәкми, республика авыр чорда бүгенге Президенты, бүгенге Хөкүмәте һәм бүгенге Дәүләт Советы белән нәтиҗәле эшли, дигән фикергә килеп, партиядә һәм Татарстан сайлаучыларында зур ышаныч казанган 3 кандидатураны тәкъдим итәргә кирәк дигән фикергә килдек. Квартал саен уздырыла торган рейтинглар иң беренче булып ТР Президенты Минтимер Шәймиев, аннан соң – мин һәм Рөстәм Миңнехановның торуын күрсәтә. Тәкдъдим ителгән исемлек алфавит буенча төзелде: беренче булып - Миңнеханов Рөстәм, аннан соң Мөхәммәтшин Фәрит, аннан соң Шәймиев Минтимер бара. Президентның югары рейтингка ия икәнлеген, парламент җитәкчесенең “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет Секретаре булуын һәм республика парламентында күпчелекне әлеге партия әгъзалары тәшкил итүен, ТР Премьер-министрның Хөкүмәт эшчәнлегендә тәҗрибәле, актив кеше икәнлеген исәпкә алганда, беребезне генә исемлеккә кертмәсәк тә, ул кешегә ышаныч күрсәтмәү кебек килеп чыга. Шуңа без “команда белән барабыз, халык безгә ышаныч күрсәтә, шуңа күрә бу тәкъдимнәрне бирәбез”, дип әйттек.
Мин кандидатуралар буенча чыгыш ясаганда бик күпсанлы, шул исәптән гамәлдәге Президентның яше, ТР Президентлыгына кандидатуралар арасында бер генә рус кешесенең дә булмавы уңаеннан һәм башка сораулар бирделәр. Мин Татарстанның хәзерге Президентына 72 яшь икәнлеген һәм бүгенге көндә аның бик актив, сәламәтлеге яхшы булуын, ә республика җитәкчесе буларак тупланган тәҗрибәсенә кризистан чыгу чорында һәм кризистан соңгы программа төзү шартларында ихтыяҗның зур булуын әйттем.
“Нигә бу исемлектә рус милләтендәге бер кешене дә күрсәтмәдегез, әллә сездә бер дә руслар юкмы?” – дигән сорауга җавабымда: “Бар. Әмма безнең Конституциядә ТР Президентына кандидатлыкка бара торган кеше ике дәүләт телен дә белергә тиеш дигән. Шуның өчен минем татар телен яхшы белмәгән рус кешесен күрсәтергә хокукым юк”, - дидем. Алар: “Без үзебез кертә алабыз”, - диләр. Мин аларның да хокуклары юклыгын әйттем. “Нигә шулай? - дип сорадылар. Мин: “Безнең Россия Федерациясе белән ике арада төзелгән Шартнамә федераль закон булып кабул ителде. Анда “федераль закон нигезендә, Татарстан Президенты ике дәүләт телен дә белергә тиеш” дип язылган. Мин, шул сәбәпле, татар телен белмәгән рус кешесен кертмәвебезне әйттем. Алар: “Татарстанда ике дәүләт телен дә камил белгән бер генә рус кешесе дә юкмыни соң?” - дип сорадылар. Мин үзем белгән берничә фамилияне атадым, әмма аларның Президент вазыйфаларын үтәр өчен, тәҗрибәләре юклыгын аңлаттым.

Фәрит Хайруллович, 2010 елда муниципаль берәмлекләргә сайлаулар бөтенроссия халык санын алу белән туры килә. Аларның икесенең бер вакытта булуы аны уздыра торган кешеләр өчен проблемалар китереп чыгармасмы?

Ф.М.:
Без уздыру вакыты буенча бик уңайсыз булыр дип курыккан идек. Әмма хәзер аларны үткәрү вакыты төрлечә булачак. Сайлауларның вакытын үзгәртү өчен, законга үзгәрешләр кертергә кирәк. Законда сайлаулар елга ике тапкыр – мартның һәм октябрьнең икенче якшәмбесендә уза дигән. Без моны үзгәртә алмыйбыз. Ә халык санын алу октябрьдә, ләкин сайлаулардан бераз соңрак үтәчәк. Халык санын алу кампаниясе бик күпкә элегрәк игълан ителәчәк. Вакыт мәсьәләсе проблемалар китереп чыгармаячак. Бездә комиссия төзелде. Тиздән без, төп документны - сораштып белешү анкетасын әзерләүдә катнашу өчен, федераль сайлау комиссиясендә эшләячәк Татарстан вәкилен билгеләячәкбез. Бөтен хәйлә шушы сораштыру кәгазендә: ул ничек формалаштырылыр һәм сораулар ничек куелыр – эш менә шунда. Милли телләргә кагылышлы проблемалары турында әйткәндә, без бу халык санын алу вакытында, чыннан да, кешеләрнең теләкләре буенча, күпмилләтле Россиянең бөтен күптөрлелеге язып алынуын теләр идек. Әгәр без бүгенге Россиянең милләтләр һәм телләр буенча киселешен күрергә телибез икән, сорауларны дөрес куярга һәм кешеләргә үзбилгеләнү хокукын бирергә кирәк. Сорауларны формалаштырганда, Татарстаннан җибәрелгән вәкил гаделлек һәм ачыклык сагында торыр дип уйлыйм.

Фәрит Хайруллович, күптән түгел башлангыч мәктәп өчен федераль белем бирү стандарты кабул ителде. Анда туган телләрне өйрәнергә мөмкинлек бирелә. Әмма без стандартка милли-төбәк компонентын кайтару турында бернинди хәбәр ишетмәдек. Бу уңайдан депутатлар республика мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә алга таба ни эшләргә уйлый?

Ф.М.:
Сез күпмилләтле Россия җирлегендә милли телләрне саклау буенча бик актуаль, борчулы мәсьәлә күтәрәсез. Туган телләрен югалткан, ана телендә сөйләшә, яза һәм укый белмәүче кешеләр үз халкының вәкиле булып санала алмый. Мин шагыйрь Рәсүл Гамзатовның бер китабын укыган идем. Ул анда, Парижга баргач, халык арасында үлгән дип саналган якташын очратуы турында яза. Ул аның белән исәнләшкән, сөйләшкәннәр һәм Рәсүл Гамзатов: “Мин синең әти-әниеңне эзләп табып, синең исән икәнлегеңне әйтәм”, - дип сүз биргән. Ул, якташының авылына кайтып, моның әнисенә малайларының исән-сау булуын, әмма хәйран гына картайганлыгын җиткергән. Шунда әнисе: “Рәсүл, син аның белән нинди телдә сөйләштең?” – дип сораган. Р.Гамзатов: “Тәрҗемәче аша аралашырга туры килде. Ул француз телендә сөйләшә”, - дип җавап биргән. Әнисе: “Димәк, улым үлгән дип дөресен әйткәннәр икән”, - дигән. Фәлсәфи, уйлануларга этәрә торган вакыйга бу.
Сез биргән сорауга килгәндә, безнең тарафтан ниләр эшләнде соң? Беренчедән, мин стандартларны саклау буенча эшләнгән һәм РФ Дәүләт Думасына юллаган закон инициативасының шушы редакциядә кабул ителү мөмкинлеге көннән-көн азая бара дип уйлыйм. Миңа калса, безгә башка юл белән бару зарур. Без яңа тактика булдырдык: закон инициативасы өстендә эшләүне дәвам итеп, мин шәхсән: “Бездә аңлау һәм бу мәсьәләне суд инстанцияләрендә дәгъвалау мөмкинлеге булсын өчен, сез безнең үтенечне кире кагыгыз ”, - дигән сорау куям. Субъектның закон инициативасын ярты ел буе бу рәвештә тоту, эшче төркеме төзеп, аны карамау дөрес түгел.
Стандартлар урынына хәзер белем бирү программасы бар. Монда бу бурычларны хәл итү мөмкинлеге куела. Шул исәптән, аерым предметларны милли телләрдә укыту мәсьәләсен дә. Нәтиҗәдә ахыргы этапта Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру проблемасы киртә булып баса. Кайсы мәктәпне нинди телдә укып тәмамлауга карамастан, рус теле һәм математикадан имтиханны рус телендә тапшырырга кирәк. Мин моны шулай ук дөрес дип тә саныйм. Әгәр без Россиядә яшибез һәм рус теле дәүләт теле икән, нинди генә ерак авыл булмасын, син рус телен дә белергә тиешсең.
Без хәзер нинди этапта дигәндә, мин соңгы арада РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина белән консультацияләр уздырдым. Ул монда Казанга килде. Бер сәгатьтән артык сөйләшү вакытында без милли телләрне укыту буенча компромисслы юллар турында сөйләштек. Шулай ук Федераль мәгарифне үстерү институтының Милли белем бирү проблемалары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко белән дә очраштым. Хәтерләсәгез: О.Артеменко узган ел Казанда федераль белем бирү стандартын формалаштыру буенча узган киңәшмәдә ТР Президенты белән бәхәскә кереп, Минтимер Шәймиев аңа безнең туган телне дәрестән тыш вакытта подвалларда өйрәнергә риза түгеллегебезне әйткән иде. О.Артеменко белән Мәскәүдә булган сөйләшү вакытында “милли телләрне оныту мөмкин түгел” дигән фикер аңлау тапты.
Без РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә торган стандартлар эченә керергә тиешбез. Анда милли телләрне өйрәнү әлегә 9 нчы сыйныфка кадәр бара. Без шуның өстендә эшләүне дәвам итәбез.
Иң мөһиме: мин мондый фикергә килдем – теге яки бу милли азчылыкларның телен саклау өчен (татар телен алай дип атап булмый, чөнки ул дәүләт теле, республикада яшәүчеләрнең күпчелеге аралаша торган тел), бу телләрне көчләп өйрәтү перспективасы бик нәтиҗәле түгел. Татар телен өйрәнсеннәр өчен, укытучыларга өстәп түлибез, өйрәтәбез, кызыксындырабыз. Ә татар телен өйрәнә торган сыйныфларны тутыру проблемасы һаман кала бирә. Безгә тәрбияне һәм телләрне өйрәнүне гаиләгә һәм балалар бакчаларына күчерергә кирәк. Әгәр гаиләдә туган телдә сөйләшмиләр икән, ни генә эшләсәң дә, нинди акча гына түләсәң дә, барып чыкмый. Гаиләдә татар, чуваш, мари һәм мордва телләрендә аралашмыйлар икән, алга таба бу телне үстерергә мөмкин түгел. Балалар бакчасында туган телне өйрәтмәсәң, мәктәптә буш урыннан авырлык белән башларга туры килә. Мин күп кенә очрашулардан һәм сөйләшүләрдән соң шундый фикергә килдем.
Безгә акцентларны “Киләчәк” дип аталган белем бирү программасында чагылдырырга кирәк. Хәзер туган телләрне өйрәнү өчен җирлек бик яхшы. Моның өчен русларга рәхмәт әйтергә кирәк. Алар татарлар, чуваш һәм мордваларның да туган телләрендә сөйләшергә хокукы булуын аңлады. Бүген инде трамвай-троллейбуста, Казан метросында татар телендә сөйләшкән өчен кисәтү ясамыйлар, рус теленә күчәргә кушмыйлар. Хәзер туган телләрне өйрәнү өчен алга таба эшләрне куәтләп җибәрү өчен нигез салынды. Мин моны боларның барысы да глобальләштерү шартларында барганга күрә сөйлим. Глобализация безгә бәйле түгел, ул җир йөзеннән күп халыкларның телләрен “сөртеп атачак”. Бүгенге көндә без яшьләргә бер тиен дә түләмибез, алар үзләре инглиз телен өйрәнергә ашкынып тора. Ни өчен дип беләсез? Чөнки хәзер дөнья ачык, чит илләргә чыгарга мөмкинлек бар, инглиз телен белү өстенлекле юнәлеш санала һәм конкурентлыкка сәләтлелекне арттыра. Шул ук вакытта Татарстанда яшьләрнең татар телен белүе аларның конкурентлыкка сәләтлелеген күрсәтүче булачак. Әмма бу аның күңелендә булырга тиеш.
Әгәр татар телен мәҗбүри рәвештә һәм “татар бетә”дип сәясиләштереп өйрәтсәк, татар телен буыннан-буынга – балаларга һәм оныкларга җиткерү авыр булачак. Әйдәгез, без – төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары, депутатлар, матбугат вәкилләре моны халыкка җиткерергә тырышыйк.
Мин татар телен аны беркайчан да белмәгән килеш өйрәндем. Без рус авылында яшәдек, мин бер сәгать тә татар телендә укымадым. Телем рус телендә ачылды, биш яшьтән укырга өйрәндем, алты яшьтә китапханәгә язылдым. Хәзер мин шуны аңладым: оныкларым татар телен онытмасын өчен, тырышырга кирәк. Алар балалар бакчасына йөргәнче: “Бабай, нихәл?” – диләр иде. “Садикка” йөри башлагач: “Бабай, привет”, - диләр. Шулай итеп, татар телен акрынлап оныталар. Алар әйткәнне аңлый, әмма русча җавап бирә.
Безнең республикада яшәүче һәр халыкның телен, гореф-гадәтләрен саклау турында глобаль рәвештә уйлаганда, көчне кайда салырга кирәклеген аңладыгызмы инде? Мин моны ТР Халыклары ассамблеясе рәисе буларак әйтәм. Мин моны республикабызда яшәүче милли-мәдәни мохтариятлар һәм диаспоралар җитәкчеләре белән очрашуларда тойдым. Һәм без эшне шушы юнәлештә алып барачакбыз.

Фәрит Хәйруллович, сез Үгез елы алдыннан бөтен кешене сабыр булырга, үз дигәнеңдә нык торырга һәм үзсүзле булырга чакырдыгыз. Без боларны үтәргә тырыштык. Без интервьюлар, теге яки бу мәсьәләгә карата фикерегезне сораганда, сез моны үзегездә дә сизгәнсездер. Ә Юлбарыс елы алдыннан нинди теләкләр юллар идегез?

Ф.М.:
Мин сезгә, Үгез елы алдыннан мөгезләр һәм тоякларны җиргә терәп, алга куйган максатыгызга таба хәрәкәт итәргә кушып ялгышмаганмындыр дип уйлыйм. Чыннан да, ел авыр булды. Әгәр ул ниндидер сарык елы булса, әллә кая бара алмаган булыр идек. Юлбарыс – агрессив хайван. Бу елда барыбызга да агрессив булуны телим. Җитештергән продукцияне урнаштыру, базарларны саклап калуда агрессивлык, үз проектларыңны гамәлгә кертүдә, планнарны тормышка ашыруда һәм алга куйган максатларыгызга ирешүдә агрессивлык телим. Юлбарысның үз дигәнеңдә нык тору һәм үзсүзлелек кебек уңай якларын үзегезгә алсагыз, без бу максатка ирешәчәкбез.

Әңгәмәне Римма ГАТИНА әзерләде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100