news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин 2020 елдагы сайлауларга хәзердән әзерләнергә кирәклеген әйтте

«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары советы рәисе аның активын «Бердәм Россия» праймеризында катнашырга чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин 2020 елдагы сайлауларга хәзердән әзерләнергә кирәклеген әйтте
А.Эшкинин/архив

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына – депутатлар һәм 2020 елда Татарстан Президентын сайлау кампаниясенә әзерлек хәзердән башланырга тиеш. Бу хакта ТР парламенты җитәкчесе, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин совет утырышында әйтте.

«Сайлауларны оештыру аны игълан иткәннән соң бер-ике айда гына эшләнми. 2020 елгы сайлау кампаниясенә бүген үк әзерләнә башларга кирәк. Безнең программаларны тормышка ашыруны, предприятиеләрнең уңышлы эшчәнлеге, хакимият структуралары, республика Хөкүмәте һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренең актив эше аша башлап җибәрергә кирәк», – диде ул.

Бу – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч, диде җитәкче. «Кешеләр янына чыгып мине сайлагыз, менә бу кандидатураны хуплагыз, дип кенә әйтү җитмәвен аңлыйбыз. Нинди генә сәяси технологлар җәлеп ителмәсен, алай гына берни барып чыкмаячак», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Киләсе елда республикада 7,5 мең муниципаль депутат сайланачак. «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте территорияләрне үстерү өчен күп эш башкарган үз кандидатларына ярдәм итәчәк.

«Без мондый кешеләрне, һичшиксез, күрергә, аларны җирле Совет депутатлары итеп тәкъдим итәргә, аларның сайлау кампаниясенә ярдәм итәргә һәм алар белән бергә катлаулы бурычларны хәл итәргә тиеш. Сәяси активны, партия активын укытырга кирәк. «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте, бәлки «Бердәм Россия» партиясенең Башкарма комитеты белән кайбер мәсьәләләрдә берләшергә мөмкин. Без сайлау кампанияләре буенча әзерлекле белгечләрне, технологларны чакырабыз. Уңышка ирешү өчен активны өйрәтәчәкбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Иҗтимагый хәрәкәтнең Югары советы рәисе актив әгъзаларын «Бердәм Россия» праймеризында катнашырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100