Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: “2010 ел гадәти түгел, әмма вакыйгаларга бай булачак”
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны парламентның 2009 елдагы эшчәнлеге белән таныштырды
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны парламентның 2009 елдагы эшчәнлеге белән таныштырды. Ул яңа чакырылыштагы депутатларны - инициатив һәм җаваплылык хисен тоеп эшләүчеләр, март аенда узган сайлаулардан соң тиз арада законнар чыгару эшчәнлегенә кереп китә алдылар дип билгеләп үтте.
«Катлаулы икътисади кризис шартларында без 2010 ел бюджетының социаль юнәлешле булуын саклап кала алдык. Узган хисап чорында “Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау», «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» кебек мөһим законнар кабул ителде. Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы, ТР Конституция суды, җирле үзидарә турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бу дәвердә парламентка 78 закон проекты кертелгән. Агымдагы елның март аеннан бирле ТР Дәүләт Советының 7 утырышы уздырылган, 56 закон, 480 карар кабул ителгән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышында фракцияләр эшчәнлеге, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү, парламент комитетлары һәм комиссияләре тарафыннан каралган проблемалар, РФ төбәкләре һәм башка илләр парламентлары белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә тукталды. Ул шулай ук ТР Дәүләт Советында - Ачык ишекләр көне, мәктәпләрдә Парламент дәресен уздыруны югары бәяләде.
Фәрит Мөхәммәтшин, киләсе елга куелган бурычларга тукталып, игътибарны аерым закон инициативасы субъектларының законнар эшләвен активлаштыру зарурлыгына юнәлтте. Киләсе елның төп вакыйгалары дип ул ТР Президентына вәкаләтләр бирү, ТАССРның 90 еллыгын, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын, муниципаль сайлауларны уздыруны билгеләп үтте.
“Ел гадәти түгел, әмма вакыйгаларга бай булачак. Безнең алда икътисади кризисның нәтиҗәләрен бетерү буенча җитди бурычлар тора. Аларны хәл итү өчен, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының бердәм булып эшләве кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз