news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “2010 ел бюджеты катгый экономия бюджеты булачак”

Бњген ТР Дђњлђт Советыныћ җиденче утырышында катнашучылар “ТРныћ 2010 елга бюджеты турында” закон проектын икенче укылышта кабул итте

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген ТР Дђњлђт Советыныћ җиденче утырышында катнашучылар “Татарстан Республикасыныћ 2010 елга бюджеты турында” закон проектын икенче укылышта кабул итте. Журналистлар белән очрашу вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киләсе ел бюджеты проектына карата үз фикерен белдерде.

“2010 елның бюджеты җиңелдән түгел. Дөньякүләм финанс кризисы дәвам итә, шуңа күрә бюджет дефицит белән кабул ителә. ТР Хөкүмәте бюджет проектын РФ бюджеты базасын истә тотып тәкъдим итте. Без бюджетның дефицитын тагын да арттыруга бармадык. Социаль өлкәләр буенча йөкләмәләрне саклап калдык», - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин 2010 елда бюджет тармагында эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыра алмаганлыкларын, әмма киләсе елның икенче яртыеллыгында икътисадның - “җанлану”, республика һәм җирле бюджетларга керемнәр керүнең арту мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте. Ә бу үз чиратында Татарстан бюджетындагы җитмәүчелекне капларга ярдәм итәчәк. Бюджетның кайбер маддәләрен гамәлгә кертү өчен акча җитмәсә, федераль үзәктән вакытлыча алып торырга уйлыйлар.

“Бу катгый экономия бюджеты булачак”, - дип нәтиҗә чыгарды Татарстан парламенты башлыгы. Аның сүзләренчә, казна чараларын максатчан һәм сакчыл тотмаган очракта, бюджетны үтәүдә авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Бюджет акчасын урынлы файлануга күзәчелек итү максатында, парламент контроль, хисап органнары һәм депутатларны җәлеп итәргә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100