Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит КОРМАНОВ:
“Без яшьләр. Без булдырабыз”
Фәрит Корманов: "Без яшьләр. Без булдырабыз"
Әңгәмәдәшем Фәрит Корманов – Төмән “Яшь буын” татар яшьләре оешмасы рәисе, өлкә татарлары Конгрессының яшьләр департаменты җитәкчесе.
Ул 1981 нче елның 17 нче июлендә Яркәү районының Рәгес авылында туып үсә. Туган авылында башлангыч сыйныфларда укып, күрше рус Маранка авылында урта белем алып чыккач, Тубыл шәһәрендәге авыл хуҗалыгы көллиятенә укырга керә. Кечкенәдән милли моңнарга гашыйк, күңеле милли хис белән тулы егет тиздән бу көллият биргән белемнәрнең күңеленә ятмасын аңлап, аны ташлап китә, туган авылына кайтып, клуб мөдире булып эшли башлый. Эшен бик яратып башкара ул, яшьләр белән дә, өлкәннәр катнашы белән дә кызыклы чаралар үткәрә, әмма һөнәри белем алу теләге аны Төмәнгә тартып китерә.
Фәрит, Төмәнгә кайсы елда килеп урнаштың син, нинди уку йортында белем алдың?
Ф.К. Төмәнгә мин 2000 нче елда килдем, 16 нчы ике еллык компьютер программистлары әзерли торган һөнәр училищесын тәмамлап, программист димломы алып чыктым. Әмма миңа бу һөнәр буенча эшләргә туры килмәде, күңелем татар дөньясына, татар яшьләре арасына тартылды. Әле авыл клубы мөдире булып эшләгән чагымда ук Төмәндәге “Яшь буын” татар яшьләре оешмасына Яркәү районы вәкиле булып кергән идем, ә Төмәнгә килеп училищеда укый башлагач, миңа оешманың мәдәният бүлеге белән җитәкчелек итүне тапшырдылар, шунда мин үземнең бу эштән аерыла алмасымны аңладым. Шулай итеп, 2002 нче елдан башлап бар көчемне татар яшьләре оешмасының эшчәнлегенә бирәм.
Ул елларда кем җитәкчелек итте “Яшь буын” оешмасы белән?
Ф.К. Мин Төмәнгә килгәндә яшьләр оешмасы белән Наилә Әхтәмова җитәкчелек итә иде, аны Юлия Касыймова алмаштырды, 2008 нче елның май аенда җитәкче итеп мине сайлап куйдылар. Менә шул көннәрдән бирле бу эшкә башым белән чумдым.
Яшьләр оешмасы - иҗтимагый оешма, эшләр өчен шартларыгыз чамалы булуы билгеле, бина мәсьәләсе дә хәл ителми бит әле бездә. Нинди юллар, нинди мөмкинлекләр табылды яшьләр оешмасы эшен алып бару өчен?
Ф.К. Иҗтимагый оешманың кыенлыкларын сез миннән дә яхшырак беләсездер, ләкин бик тырышканда эш нәтиҗәсез булмый. 2007 нче елларда оешманың таркалу хәленә җиткән чаклары да булды, шөкер, сафларыбызны саклап калдык, киңәйтә дә алдык. Бина мәсьәләсе, әлбәттә, иң авыр мәсьәлә. Берзаман “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова редакциядә яшьләргә бер бүлмә дә биреп карады, ләкин оешма аннан файдалана алмады. Дөресен әйткәндә, бина булмады, дияргә була. Мин нигездә яшьләрне үз фатирымда җыеп башлап җибәрдем эшне.
Син җитәкчелек итә башлаганнан башкарылган нинди эшләрегез белән горурлана аласың?
Ф.К. Мин аерым уңышларыбызны гына горурлык хисенә бәйләп күрсәтмәс идем, гамәлгә ашырылган барлык эшебезне бербөтен итеп карыйбыз без.
Ярый, горурлану хисе белән бәйләмәсәк, канәгатьлек хисен китергәннәрен искә алыйк.
Ф.К. Иң зур канәгатьлек хисе бүләк иткән эшебез дип авылларда концерт программабыз белән йөрүебезне әйтер идем. Соңгы ике ай эчендә 14 авылда концерт куйдык, сәнгать төркемендә 22 кеше – яшь егетләр һәм кызлар тупланды. Авыл халкы сусап яши милли җыр-моңнарыбызга, бик җылы каршы алалар безне, ихлас рәхмәтләрен белдереп озатып калалар. Безнең концертларыбыз алар өчен якты бер бәйрәм булып кала.
Транспорт, музыка аппаратурасы белән кем тәэмин итә сезне?
Ф.К. Үземнең дусларым булышалар транспорт чарасы белән, музыка аппаратурасын кредитка үзем алдым. Авылларга концертлар белән генә чыкмыйбыз, үзебезнең музыка аппаратурабыз булуы яшьләр өчен дискотекалар үткәрергә дә мөмкинлек тудырды. Төмән, Ялутор, Яркәү, Исәт районнарында дискотекалар үткәреп кайттык. Узган елда “Пышка” (хәзер “Ватрушка”) кафесында Әниләр бәйрәмен әзерләп үткәрдек. Эшли-эшли яңадан-яңа идеяләр туа. Оешма әгъзаларының әти-әниләре үзләре дә сизмәстән этәреш ясадылар бу кичәне үткәрергә. “Фәритнең фатирында җыелышып нишлисез сез анда?”- дигән сорау бирә башладылар балаларына яшьләребезнең әти-әниләре. Нинди эшләр белән мәшгуль булуыбызны күрсәтергә кирәк дип, матур итеп өстәлләр корып чакырдык әниләребезне, җыр-моңнарга, милли музыкага төреп җылы котлауларыбызны бүләк иттек аларга, кичә бик җанлы, күңелле үтте, әниләрнең күңелләре нечкәрде, бик канәгать булып калдылар бәйрәм кичәсеннән, безнең изге ниятләр белән хәрәкәт итүебезгә ышандылар, күңелләрендә балалары өчен булган борчулы хисләре, шик-шөбһәләре юкка чыкты. Безнең оешмага йөрүчеләр татарча сөйләшә башлады, бу да зур сөенечле хәл безнең өчен. Төмән районының Борки авылындагы балалар йортын үз иттек, анда без елына ике мәртәбә барып бәйрәм үткәреп кайтабыз.
Ул бәйрәм нидән гыйбарәт, ничек үткәрәсез аны, нинди максат белән очрашасыз ул балалар белән, татар балалары да тәрбияләнәме ул йортта?
Ф.К. Борки балалар йортында ике генә татар баласы бар, без төрле милләт балаларын милли мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез белән таныштыру, балаларның күңелен табу максаты белән йөрибез анда. Кечкенә генә сабантуй шикелле кичәләр дә әзерләп үткәрәбез, милли уеннар, ярышлар оештырабыз, милли музыкабыз яңгырап тора.
Күчтәнәчләр алып барасызмы соң балаларга?
Ф.К. Буш кул белән бармыйбыз инде. Без аларны чәкчәк белән сыйларга яратабыз. Бер баруыбызда кешеләрдән җыелган 7 капчык уенчык алып барып тапшырдык. Ятим балаларга шатлык бүләк итүдән дә күңеллерәк эш юк икән ул, аларның шатлыгына карап үзебез дә бала чакларыбызга әйләнеп кайткандай булабыз. Ошеманың егетләре, кызлары булачак әтиләр, әниләр, ятим балалар белән очрашулар алар өчен зур гыйбрәт тә, рухларын да баета.
Ә татар балалары белән эшләү чаралары турында уйлап караганыгыз булмадымы?
Ф.К. Татар балалар йорты булса, балалар белән эшләү программабызны тагын да киңрәк җәелдерер идек, алар белән туган телдә аралашырга тырышыр идек, әмма юк бит өлкәбездә татар балалары йорты. Татар балалары өчен җәйге лагерьлар оештыру теләгебез бар, бу эшкә зур әзерлек, финанс чыгымнары табарга кирәк. Аны әлегә үзебездә булдыра алмасак та, узган җәйдә 10-16 яшьтәге 12 баланы Татарстанның “Сәләт” лагерына җыеп алыр бардым, зур бәхет булды безнең балалар өчен ул лагерьда ял итү.
Анда бару өчен матди ярдәмне кем күрсәтте?
Ф.К. Ата-аналар үз акчаларына җибәрделәр балаларын. Тагын да Ялутор районының “Роза ветров” дигән лагерына 20 кешедән торган яшьләр төркемен алып барып ял иттердек, ул “Чимги-Тура” төркеме дип аталды. Анда без тарих, мәдәният белгечләрен алып барып, очрашулар, әңгәмәләр үткәрдек, дискуссияләр дә оештырдык, күңел ачу программасы буенча да күп кенә чаралар үткәрелде.
Кайсы телдә аралаштыгыз?
Ф.К. Төркемдә ике рус кызы булса да, башлыча татар телендә аралаштык, авыл яшьләре җыелган иде, туган телдә сөйләшү табигый күренеш булды.
Фәрит, менә син егетләребез булачак әтиләр, кызларыбыз булачак әниләр, дип, бик җылы итеп әйттең. Сезнең эшчәнлегегез яшьләр арасында милли гаилә коруга өлеш кертәме?
Ф.К. Әлбәттә, оешманың йогынтысы зур милли гаиләләр коруга. Безнең оешма әгъзалары башка милләт кешеләре белән кавышмыйлар, оешманың биш әгъзасы яшь татар гаиләсе корды. Алар башкаларга да үрнәк булып торалар.
Син бит әле өлкә татарлары Конгрессының яшьләр департаменты җитәкчесе дә.
Ф.К. Өлкә татарлары Конгрессы яшьләр департаменты “Яшь буын” оешмасы белән тыгыз элемтәдә эшли. Департамент зур эш алып бара яшьләр өчен, аның барлык эшләрендә оешма әгъзалары актив катнаша. “Себер йолдызы” “Татар егете” бәйгеләрен әзерләп үткәрәбез, быел кызлар бәйгесенең өченчесе, ә егетләр бәйгесенең икенчесе үткәрелә. Тубыл социаль-педагогика академиясендә үткәрелгән Якуб Зәнкиев укулары Конгресс ярдәмендә яшьләр фәнни-гамәли конференциясе рәвешендә үтте, анда актив катнаштык, татар егетләрен спортка тартуда да Конгрессның роле зур. Конгрессның матди ярдәме белән татар яшьләре төркемнәре төрле регионнарда үткәрелә торган спорт ярышларында катнашалар, призлы урыннар яулап кайталар. Балалар йортына барганда күчтәнәчләр алырга да Конгресс ярдәм итә. Тиздән Төмән шәһәренең “Төсле” бульварында себер татарларының язгы бәйрәме - Әмәл бәйрәмен оештырып үткәрергә җыенабыз, татар яшьләре форумына әзерләнәбез.
Проблемларыгыз да юк түгелдер инде?
Ф.К. Проблемалар һәрчак булып тора, ансыз булмый. Хөкүмәт булышкан хәлдә дә проблемалар бумый калмас иде.
Алдагы көннәргә нинди планнар корасыз?
Ф.К. Хәзерге вакытта, Аллага шөкер, районнарда “Яшь буын” оешмасының бүлекчәләрен оештыра башладык. Төп максатыбыз – оешманың составын киңәйтеп, туган телне саклау, яшьләрне туган телгә кайтару чараларын күрү. Үзегез дә беләсез, бүгенге көндә туган телебез бетүгә таба юл алды, мәктәпләрдә туган телгә сәгатьләр саны кимү, күп кенә татар мәктәпләренең юкка чыгуы телнең кадерен бетерде, әһәмиятен юкка чыгарды. Туган телнең хәле шәһәрләрдә генә түгел, татарлар гына яшәгән авылларда да авырайды, Себердә яшәүче татарларының туган телсез калу куркынычы туды. Монда үзебезнең дә гаебебез зур, татар туган телен үзе сакламаса, башка милләт кешесе сакламас аны. Дуслыгыбыз, бердәмлегебез булу-булмауга да бәйле ул, никадәр бердәм хәрәкәт итсәк, шулкадәр уңышларга да ирешербез туган телне саклап калу эшендә.
Фәрит, син Татар мәдәнияте көннәрен ачу тантанасында “Без яшьләр, без булдырабыз”, - дип сөендердең якташларыбызны. Чынлап та, булдырган эшләрегез күп, игелекле эшләрегездә яңа уңышлар теләргә генә кала сезгә.
Әңгәмәне Бибинур САБИРОВА үткәрде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз